Мандарин белән лимонны ничек кышлатырга?

Хуҗабикәләр арасында мандарин, лимон кебек үсемлекләр үстерүчеләр байтак хәзер. Ләкин дөрес тәрбияләмәсәң, цитруслар чирләргә яки бөтенләй үк корып төшәргә генә тора. Аларны көзге-кышкы чорда ничек сакларга? Бакчачы, гөлләр үстерүче Эльза Хөсәеновадан гөлләрне суык чорда карау серләрен белештек.

Гөрләп үсеп утырган гөл көзен кинәт кенә чирләшкәгә әйләнергә мөмкин. Киресенчә, көз-кышны әйбәт кенә чыгып, язын бөтен  яфракларын коеп бетерергә дә күп сорап тормый. Кышын дөрес карамаганга шулай бу, ди Эльза ханым. Шул сәбәпле үсемлекнең иммунитеты көчсезләнә икән.

Эльза ханым әйтүенчә,  цитрус гөлләрен ике ысул белән кышлатырга мөмкин.

Беренчесе – салкын ысул. Гөл чүлмәген салкын тәрәзә төбенә, пыяласына терәтеп үк диярлек  куярга кирәк. Үсемлек инде агачка әйләнеп, зур үскән очракта, шәһәр җирендә җылытылган балкон-лоджиягә чыгарып кую әйбәт. Ләкин цитрусның тамырларына гына түгел, сабаклары-яфракларына да суык булу кирәк, юкса ул әле һаман, кирәкмәгәнгә көчен бетереп, йоклыйсы урынга үсеп утырачак. Шуңа күрә аңа  күп яктылык, кояш нурлары төшеп тормау таләп ителә. Ул гына да түгел әле: чүлмәк туфрагындагы температура ябалдашы тирәсендәге температурага караганда 1–3 градуска салкынрак булганда гына, үсемлек кышны исән-имин уздырачак. Ә суны бик аз сибәргә кирәк. Кайберәүләр гөлнең яфраклары коелуын күреп, дым җитми ахры, дип, күбрәк сибә башлыйлар.  Бу очракта яфрак коелу суны аз сибүгә түгел, ә туфракның тиешледән җылырак булуына бәйле. Шуңа күрә аны суыту чарасын күрергә кирәк, ди бакчачы.

Икенчесе – җылы ысул. Суыкта кышлатуны авырга санаучылар җылы ысулны да куллана ала. Тик бу очракта тәрәзә төбе җылы булырга (+18…+20 градус чамасы – чүлмәк төбенә җылырак әйбер җәяргә кирәк), шул ук вакытта кояш нурлары турыдан-туры төшеп тормаска һәм тәрәзә астындагы батареядан җылы нык күтәрелмәскә тиеш. Мондый ысул белән кышлатканда, гөл суны күбрәк таләп итә. Аны сипмәскә, ә ешрак бөркеп торырга кирәк. Ләкин мандарин, лимоннарны салкын ысул белән кышлату әйбәтрәк. Мәшәкате күбрәк булса да, гөл әйбәтрәк үсәчәк һәм җимешләрен дә күбрәк бирәчәк икән.

Сүз уңаеннан, кышны уздыру өчен өйгә алып кереп куелган хризантема, гортензия ише чәчәкләрнең дә салкын ысулны яратуын әйтеп үтик.

Кышын йокы халәтендәге бу гөлләрне ашламыйлар. Ә менә йокламаучылар, аеруча хлорофитум, спатифиллум кебек кыяклы гөлләр кышын да тукландыруны таләп итә. Эльза Хөсәенова гөлләрне гәрәбә кислотасы (янтарная кислота – даруханәләрдә арзан гына бәядән сатыла) белән тукландыра икән. Бик гади: бүлмә температурасындагы 2 литр суга 2 г кислота салып, эремә ясый. Атнага бер тапкыр 50шәр мл күләмендә гөлнең төбенә сибә һәм тагын бер тапкыр бөркегечтән бөрки. Нәтиҗәдә гөлләрнең яфраклары кышын да ямь-яшел утыра, спатифиллум кебекләре әле чәчәк тә ата икән.

Валентина Семенова


Фикер өстәү