Аш бүлмәсе һәм коридор идәне өчен бик уңайлы ул. Тик вакытлар узу белән төссезләнеп кала, ярыла башлый. Ләкин аны алыштырырга ашыкмагыз. Аны җайлы гына яңарту ысулы бар. Моның өчен ике әйбер: өслекне чистарту өчен уайт-спирит һәм элпә хасил итүче сыекча – олиф кирәк.
Линолеумны иң элек уайт-спирит белән чистартыгыз. Кипкәч, олиф белән буягыз. 10–15 минуттан соң идәнне киҗе-мамык тукыма кисәге белән сөртеп-ышкып чыгыгыз. Болай эшләгәндә, линолеум шундук яңарып, матураеп китәчәк!
Әлфинур Нәҗметдинова. Казан
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat