Өйне уңайлы, заманча һәм зәвыклы итү СЕРЛӘРЕ

Хатын-кызларның бертөрлелектән туя торган гадәте бар. Вакыт-вакыт өйнең бизәлешенә тәнкыйть күзлегеннән карап, нәрсәдер җитми яки, киресенчә, нәрсәдер артык, уңайсыз кебек тоела. Ә интерьер уңайлы да, затлы да, заманча да булсын өчен нишләргә соң? Декоратор Сиринә Кыямова хатын-кызларны борчыган сорауларга җавап табарга тырыштык.

Төсне туры китерү

Бүгенге модага туры китереп, стеналарга рәсемсез зәңгәрсу обой ябыштырып куйдык, ди. Ә яшел диван урынында утырып калды. Иске түгел, әле тагын дистә ел хезмәт итәргә мөмкин. Мондый вакытта нишләргә? Бер-берсенә туры килмәгән төсләрне ничек «дуслаштырырга»? Казан декораторы Сиринә Кыямова әйтүенчә, бу очракта иң җиңеле – диванга  шундый ук зәңгәрсу төстәге япма җәеп кую. Әмма анысын да белеп кенә сайлап алырга кирәк. Бүлмә, әйтик, милли бизәкләр кертелгән этностильдә икән, пледның да шундыйрак булуы әйбәт. Классик стильдәге бүлмә өчен шакмаклы яки рәсемсез япмадан да яхшысы юк. Ә инде бик зәвык белән ремонтланган, затлы җиһазлы бүлмәдәге диванга челтәрләп бәйләнгән япма килешлерәк булачак.  «Йөнтәс» пледларга да кызыкмаска киңәш ителә, чөнки ул уңайлы да түгел һәм модадан күптән чыккан.

Шулай ук дивандагы мендәрләр дә төсләрне бер-берсенә яраклаштыруга ярдәм итәргә мөмкин. Мәсәлән, аларны пәрдә төсенә охшатып сайларга була. Диванга пәрдә төсендәге (пәрдәдән артып калган тукымадан булса – тагын да яхшырак) кечкенә мендәрчекләр тегеп куйсагыз, өй эче шундук купшыланып китәчәк.

Мираска  яңа сулыш өрү

Декоратор әби-бабайлардан калган иске урындыкларга, өстәл, комод  ише әйберләргә карата да мөнәсәбәтне үзгәртергә вакыт икәнлеген искәртте.  Дөрес, алар модадан чыккан, искергән, әмма  алар хәзерге мебельләр кебек, агач чүбеннән генә әвәләп куелмаган, ә чын агачтан ясалган!  Шуңа иске җиһазларны чүплеккә ташлаганчы,  яңартсаң яхшырак булачак. Мәсәлән, тышлыгын һәм утыргычын алыштырып, агачында тырналган эзләрне лак белән каплап куйсаң, ялт итәчәк!

Гомумән, мирас булып калган бөтен җиһазны да  яңадан буяп, яңартырга мөмкин. Мондый «антиквариат»ны чүплеккә ыргытып әрәм итәргә ярамый. Беренчедән, алар чын агачтан эшләнгән. Ә икенчедән, хәзер яңартылган иске әйберләр модада.  Иң элек наждак кәгазенең башта тупас, аннары вак кыргычлы ягы белән иске лагыннан арындырырга кирәк. Калкурак булып күренеп торсын өчен уеп ясалган бизәкләрен, рейкаларын, кырыйларын башта караңгырак төстәге буяу белән каплау әйбәт. Кипкәч, бөтен өслеген үзебезгә ошаган төс белән буяп (хәзер аксылрак төсләр модада) куябыз да – менә дигән «антиквариат» әзер!

Иске мебельне яңарту өчен берничә кат буяу шарт. Ахырда матур тонык төскә кертү өчен юка гына наждак кәгазе белән тигезләү киңәш ителә.

Эре чәчәкле обой – искелек калдыгы

Стенадага обойларыгыз нинди? Сиринә Кыямова әйтүенчә, эре чәчәкле обойлардан  котылырга вакыт. Хәзер бер тондагы, рәсемсез, тукымага яки «штукатурка»га охшаган обойлар модада.

Аш бүлмәсендәге өстәл өстендәге клеенкадан да котылыр вакыт икән. Ә аны нәрсәгә алыштырырга соң? Гаиләнең һәр әгъзасы өчен тәлинкә астына киндер яки махрадан эшләнгән салфетка куярга мөмкин. Әлбәттә, клеенкага караганда уңайсызрак –  сөрттең дә, бетте-китте түгел, чиста булсын өчен салфеткаларны әледән-әле юып, чистартып торырга кирәк). Аның каравы матур, зәвыклы һәм заманча!

Интерьерны тагын нәрсәләр очсызландыра соң?  Декоратор әйтүенчә,  теш щеткалары өчен пластик стаканнар, сабын савытлары, сөлге өчен пластик элгечләр, чәнечке-кашык салу өчен пластик савытлар, пластик тоз, борыч савытлары өй эчендәге бөтен затлылыкны юкка чыгарып, аны «арзанлы»га әйләндереп калдыра. Шуңа пластикны тутыкмас корыч, җиз, хром һәм пыялага алыштырырга кирәк. Кыйммәтрәккә төшәчәк, әлбәттә. Аның каравы көн саен куллана торган әйберләрегез күзегезне «иркәләп» торачак.

Өйдә ясалма чәчәкләр тоту – искелек калдыгы гына түгел, ә мәгънәсезлек тә санала икән. «Гөлләр күбрәк булсын», – ди Сиринә. Гомумән, 2021 елга дизайн модасы буенча да өйдә гөлләргә мөмкин кадәр күбрәк урын бирү кирәк икән.

Иркен булсын

Өйне җиһаз белән шыплап тутыру зәвыксызлык санала. Мебельнең – аз, бүлмәләрнең иркен булуы үзе үк интерьерны бизәп тора. Өй эчен тагын бер кат күздән кичерегез әле: кайбер җиһазларның кулланылыштан чыгуына биш былтыр түгелме? Мәсәлән, инде әллә кайчан башка чыккан балагызның язу өстәлен түрдән алырга да мөмкин бит.

Интерьерны бизәү серләре буенча декоратор Сиринә Кыямовадан 6 киңәш

  1. Интерьерны бизәгәндә хәзер модада булган аксыл, коңгырт, зәңгәрсу төсләр кулланыгыз.
  2. Җиһазларның җыйнагракларына өстенлек бирегез.
  3. Мөмкин кадәр азрак мебель куеп, бүлмәне иркенәйтергә тырышыгыз.
  4. Табигый материаллар сайларга тырышыгыз.
  5. Бүген күпләр, бигрәк тә яшьләр үзләренең тормышын бөтен дөньяга күрсәтеп яшәүне хуп күрә. Шуңа күрә өйнең һәрбер почмагы фотога төшү өчен яраклы, матур, пөхтә булсын.
  6. Күбрәк гөлләр үстерергә тырышыгыз.

Бу киңәшләр үтәлгәндә, гадәти генә өй эче дә бик зәвыклы һәм кыйммәтле булып

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү