Политолог Александр Рудаков: Гаилә елында зур социаль ярдәм чаралары гамәлгә ашырылачак

Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү турындагы указы идеологик яктан вакытлы тәкъдим. Политолог Александр Рудаков әнә шундый фикердә.

Белгеч сүзләренә караганда, гаилә кыйммәтләренең әһәмияте турында халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә сөйли.

– Гаилә елында да зур социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, анда күп балалы гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә өстенлекле игътибар биреләчәк, — дип саный политолог.

Аның сүзләренчә, бу ел традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру өчен дә нигез булып торачак.

– Гаилә кыйммәтләрен алга сөрү үзенең нәтиҗәсен биргәч, бу җәмгыятьтәге кәефкә дә яхшы йогынты ясаячак, – ди Рудаков. – Халык арасында билгеле бер дәрәҗәдә таралган гаилә коруга крашы стереотипларның йогынтысының кимүен дә фаразларга мөмкин.


Фикер өстәү