• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    66 ел гомер иткән Мәрзия һәм Гаптеләхәт Галиәхмәтовларның киленнәре: «Мин алардан бер генә начар сүз дә ишетмәдем»

    66 ел гомер иткән Мәрзия һәм Гаптеләхәт Галиәхмәтовларның киленнәре: «Мин алардан бер генә начар сүз дә ишетмәдем»

    Хыянәттән соң никах яңартырга кирәкме?

    Хыянәттән соң никах яңартырга кирәкме?

    Тотрыклы бәяләрме, талонга ашаумы?

    2021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә?

    Рәссам Зөфәр Гыймаев: «Салих Сәйдәшевнең, сине кызлар яратачак, дигәне үсендерде»

    Рәссам Зөфәр Гыймаев: «Салих Сәйдәшевнең, сине кызлар яратачак, дигәне үсендерде»

    Казакълар / казахлар

    Казакълар / казахлар

    Илһамга Илһам лаек була алыр идеме?

    Илһамга Илһам лаек була алыр идеме?

    Әҗәтне әҗәт белән түләү авырлаша

    Әҗәтне әҗәт белән түләү авырлаша

    Татарстанга ял итәргә килүче туристлар саны кимегән, ә озаклап кунак булучылар арткан

    Татарстанга ял итәргә килүче туристлар саны кимегән, ә озаклап кунак булучылар арткан

    «Бар иде батыр чаклар». Көмеш бәйгедә… хәтер яңарту

    «Бар иде батыр чаклар». Көмеш бәйгедә… хәтер яңарту

    Көрәшче Ринат Фәхретдинов: «Кызыл китапка кергән татар егете – ЮФСта! Алга!»

    Көрәшче Ринат Фәхретдинов: «Кызыл китапка кергән татар егете – ЮФСта! Алга!»

    Вәсилә Фәттахованың ире: «Миңа хатын гына түгел, балаларыма әни булырлык кеше кирәк»

    Вәсилә Фәттахованың ире: «Миңа хатын гына түгел, балаларыма әни булырлык кеше кирәк»

    60ка якын шәҗәрә төзегән Гөлсем Миңнебаева: «Әтинең әбисе ягыннан 22 буынны ачыкладык»

    60ка якын шәҗәрә төзегән Гөлсем Миңнебаева: «Әтинең әбисе ягыннан 22 буынны ачыкладык»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Яшелчәне күбрәк ашарга гадәтләнүнең 7 ЫСУЛЫ

    Яшелчәне күбрәк ашарга гадәтләнүнең 7 ЫСУЛЫ

    Татарстан өченче вакцинаны сынауда катнаша

    Коронавирустан чит ил вакцинасы яхшыракмы әллә?

    Балтач чәкчәге ясау ЫСУЛЫ

    Балтач чәкчәге ясау ЫСУЛЫ

    Сагыз ясаучы Әнисә Гайнанова: «Язмагыз инде, тагын сорый башлыйлар»

    Сагыз ясаучы Әнисә Гайнанова: «Язмагыз инде, тагын сорый башлыйлар»

    «Спутник V» ковидтан коткара

    Татарстанның сәламәтлек саклау тармагы еллык нәтиҗә ясады: «Чернобыльдәге кебек иде бит»

    Февраль аенда кайсы чәчәкләрне утыртырга кирәк?

    Февраль аенда кайсы чәчәкләрне утыртырга кирәк?

    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Айрат Хөсәеновтан каз каклау СЕРЛӘРЕ

    Айрат Хөсәеновтан каз каклау СЕРЛӘРЕ

    Кырымча татлы төш ясау ысулы

    Кырымча татлы төш ясау ысулы

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    66 ел гомер иткән Мәрзия һәм Гаптеләхәт Галиәхмәтовларның киленнәре: «Мин алардан бер генә начар сүз дә ишетмәдем»

    66 ел гомер иткән Мәрзия һәм Гаптеләхәт Галиәхмәтовларның киленнәре: «Мин алардан бер генә начар сүз дә ишетмәдем»

    Хыянәттән соң никах яңартырга кирәкме?

    Хыянәттән соң никах яңартырга кирәкме?

    Тотрыклы бәяләрме, талонга ашаумы?

    2021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә?

    Рәссам Зөфәр Гыймаев: «Салих Сәйдәшевнең, сине кызлар яратачак, дигәне үсендерде»

    Рәссам Зөфәр Гыймаев: «Салих Сәйдәшевнең, сине кызлар яратачак, дигәне үсендерде»

    Казакълар / казахлар

    Казакълар / казахлар

    Илһамга Илһам лаек була алыр идеме?

    Илһамга Илһам лаек була алыр идеме?

    Әҗәтне әҗәт белән түләү авырлаша

    Әҗәтне әҗәт белән түләү авырлаша

    Татарстанга ял итәргә килүче туристлар саны кимегән, ә озаклап кунак булучылар арткан

    Татарстанга ял итәргә килүче туристлар саны кимегән, ә озаклап кунак булучылар арткан

    «Бар иде батыр чаклар». Көмеш бәйгедә… хәтер яңарту

    «Бар иде батыр чаклар». Көмеш бәйгедә… хәтер яңарту

    Көрәшче Ринат Фәхретдинов: «Кызыл китапка кергән татар егете – ЮФСта! Алга!»

    Көрәшче Ринат Фәхретдинов: «Кызыл китапка кергән татар егете – ЮФСта! Алга!»

    Вәсилә Фәттахованың ире: «Миңа хатын гына түгел, балаларыма әни булырлык кеше кирәк»

    Вәсилә Фәттахованың ире: «Миңа хатын гына түгел, балаларыма әни булырлык кеше кирәк»

    60ка якын шәҗәрә төзегән Гөлсем Миңнебаева: «Әтинең әбисе ягыннан 22 буынны ачыкладык»

    60ка якын шәҗәрә төзегән Гөлсем Миңнебаева: «Әтинең әбисе ягыннан 22 буынны ачыкладык»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Яшелчәне күбрәк ашарга гадәтләнүнең 7 ЫСУЛЫ

    Яшелчәне күбрәк ашарга гадәтләнүнең 7 ЫСУЛЫ

    Татарстан өченче вакцинаны сынауда катнаша

    Коронавирустан чит ил вакцинасы яхшыракмы әллә?

    Балтач чәкчәге ясау ЫСУЛЫ

    Балтач чәкчәге ясау ЫСУЛЫ

    Сагыз ясаучы Әнисә Гайнанова: «Язмагыз инде, тагын сорый башлыйлар»

    Сагыз ясаучы Әнисә Гайнанова: «Язмагыз инде, тагын сорый башлыйлар»

    «Спутник V» ковидтан коткара

    Татарстанның сәламәтлек саклау тармагы еллык нәтиҗә ясады: «Чернобыльдәге кебек иде бит»

    Февраль аенда кайсы чәчәкләрне утыртырга кирәк?

    Февраль аенда кайсы чәчәкләрне утыртырга кирәк?

    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Айрат Хөсәеновтан каз каклау СЕРЛӘРЕ

    Айрат Хөсәеновтан каз каклау СЕРЛӘРЕ

    Кырымча татлы төш ясау ысулы

    Кырымча татлы төш ясау ысулы

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар
Ватаным Татарстан
Табылмады
Бар результатлар
Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Ырым-шырымга ышану нәрсәгә китерә?

- ieditor
23.11.2020
- Җәмгыять
0
Ырым-шырымга ышану нәрсәгә китерә?
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Берәүләр ырымнарга ышанырга ярамый ди, икенчеләре аларга бик зур әһәмият бирә. Ырым һәм йолалар көнкүрештә генә очрый, дингә яраклаштырганнары да бар. Әйтик, әрвахның өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү ул элек-электән килгән йола булып санала. Ырымнар безнең белән бергә яши, үзгәрә, хәтта аларга бәйле көннәр дә барлыкка килә. Мәсәлән, 17 ноябрь –  кара мәчеләр көне. Ырым-ышануларны болай күтәрү нигә кирәк соң?

Кара мәчеләргә килгәндә, әлеге көн башта Италиядә барлыкка килгән. Аны хайваннарны яклау оешмасы тәкъдим иткән. Әйтүләренчә, хәзерге заманда да кара мәчене бәхетсезлек билгесе дип кабул итәләр һәм аларны юк итәргә атлыгып торалар икән. Бичара хайван безнең баштагы уйдырмалар аркасында җаннары белән хушлашырга тиеш түгел бит инде.

Кара мәче юлыңны киссә, көнең уңмый, дигән ырым бездә дә бар анысы. Бусага аша сөйләшергә, бусагага утырырга ярамый, дигәне дә бар әле.

Ырымнарның тискәре җиле бу юлларның авторына да тими калмады. Сишәмбе буш көн дип, алдан килешеп куйсак та, галим редакциягә килүдән баш тартты. Замана зәхмәте – коронавирустан куркам дисә, әле гаҗәпләнмәс идең. Фән кешесенең бер караганда көлке тоелган ырымга әһәмият бирүе гаҗәп тоелды, әлбәттә. Икенче яктан, уйландырды. Ырымнар тормышыбызда шулкадәр тамыр җәйгән икән бит. Ни өчен алай икән ул? Аларның эчтәлеге нидән гыйбарәт? Бу хакта танылган фольклорчы Фәнзилә  Җәүһәрова белән сөйләштек. Галимә иң беренче дин белән йолалар бер-берсенә каршы килә аламы, дигән сорауга җавап бирде:

– Дөньяда диннәр бик күп төрле һәм һәрберсенең нигезендә йола ята. Шуңа күрә йолалар, төрле ышанулар дингә каршылык була алмый, алар – берсе икенчесеннән килеп чыккан табигый күренешләр. Табигый дип әйтәбез, чөнки  алар халыкның яшәешендә мәдәни күренеш буларак дәвам итә. Эчтәлеге әллә ни үзгәрмәсә дә, формасы, башкару ысуллары, куллана торган предметлары үзгәрергә мөмкин. Йоласыз ырым була алмый. Шул ук вакытта ырымсыз йола була алмый. Әйтик, бәби тапканда гына да, күпме йола башкарыла. Ырым – бик борынгы күренеш. Тел белән бергә ырым да барлыкка килгән. Чөнки ырым – гамәл генә түгел, аның сүзе, тексты да бар. Билгеле бер күренештән соң ниндидер тынычландыра торган сүз әйтеп кую – шулай ук ырым. Чөнки сүзнең көченә ышану  шулай ук бик борынгыдан килгән.

Кара мәче ни өчен шулкадәр тискәре сыйфатларга ия соң? Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, фольклорда моңа да җавап бар:

– Кара мәче турындагы ырым-ышануларга килгәндә, иң әүвәл кара төс турындагы ышануларга тукталып китик әле. Кара – бик үзенчәлекле төс. Адәм баласы дөньяны да якты һәм караңгы итеп кабул итә. Яктылык – беренче чиратта кояш, ул чистарта, анда бөтен нәрсә күренә, аңлаешлы. Кара – караңгылык, яшерен, бик аңлашып бетми торган төс. Кара төснең үз магиясе бар, аның артына нидер яшерелгән дип тә ышанганнар. Әйтик, кара артында начарлык булырга мөмкин. Кара артында яхшылык та булырга мөмкин. Шуңа күрә төрки халыкларда кара төскә бик зур әһәмият бирелгән. Кара тәкәне корбан итеп чалу, кара тавыкны чалу бар. Халыкта кара төснең тәэсир итү көче зуррак дигән ышану яшәгән. Кара мәчеләргә киләбез икән, мәче образы бик күп мәдәниятләрдә бар. Мисырның мәчегә үз  карашы, төркиләрнең үз мөнәсәбәте. Бу – табигый да. Чөнки мәче – адәм баласы белән бик күптәннән бергә яши торган җан иясе. Мәче белән ориентлашканнар, күзәткәннәр. Теге дөньяныкылар, түбән рухлар кара мәче кыяфәтендә йөрергә мөмкин дигән ышану бар. Кара мәче  энергетик концентрацияне алып килгәч, синең юлың уңмаска мөмкин дигән ышану бар. Халык бик тапкыр, ул мәченең «карасы»н кайтаруның да ысулларын уйлап тапкан. Әйтик, кара мәче юлыңны бүлгән чиккә җиткәч, бисмилла әйтеп узу, күзеңне йомып, төймәңне тотып, читкә төкеренеп узу һәм башкалар. Әлбәттә, капка төбендә кара мәченең үтеп киткәнен көтеп яшәү дөрес түгелдер, әмма мәдәни системада андый күренеш бар.

Медицинада да ырым-шырымга ышануны тикшерә башлаганнар. Клиник психолог Резеда Әкбирова әйтүенчә, аның сәламәтлеккә турыдан-туры йогынтысы бар:

– Элек без ырым-шырым, ышануларны кирәкмәгән, яшәргә комачаулый торган күренеш итеп саный идек. Ышанучан кешеләр җаваплылыкны башкага күчерә дип аңлаттык. Тора-бара, әлеге күренешне медицина күзлегеннән өйрәнә башлагач, без аның кешегә булыша алуына төшендек. Чөнки шундый шартларда яшибез, бөтен нәрсәне берничек тә белеп бетереп булмый. Үз-үзеңне тынычландыру өчен кайвакытта җаваплылыкның бер өлешен икенче нәрсәләргә күчерү кирәк. Ышану кешене тынычландыра, алга таба барырга көч тупларга ярдәм итә. Шулай да, мондый төр ышануга бик бирелергә кирәкми. Һаман да җаваплылыкны башка күренешләргә салу, алга барырга теләмәү, үз-үзеңне аклау тормышны туктатырга мөмкин. Кулыңнан килгәнне эшләргә, җавап таба алмаган әйберләрне калдырып торырга ярый. Юлны кара мәче бүлсә, юл уңмый дигән ырымга ышанырга кирәкми, дияр идем.  Чөнки син мәчегә карап кәефеңне, көнеңне негативка программалаштырып куясың.

Сәламәтлеккә турыдан-туры йогынтысы булгач, без Фәнзилә Җәүһәровадан бусагага бәйле ырымнарны да аңлатуын үтендек:

– Төрки фольклорда бусага әрвахлар урыны буларак кереп калган. Кабиләләр заманында, үз җирләрен әрвах рухлары сакласын өчен, аларны бусагага күмә торган булганнар. Борынгы кешеләр шулай аңлаган, шуңа ышанганнар. Бу күренеш чит ил мәдәниятендә дә актив кулланыла. Популяр «Пираты Карибского моря» фильмын искә төшерик, анда нәкъ шундый сюжет бар. «Властелин колец» фильмында да әрвахларның күтәрелеп кабиләне яклаулары күрсәтелә. Бу – гомумтөрки күзаллауларга корылган сюжетлар.

Утрак тормышка күчкәч, бусага тышкы дөнья белә эчке дөньяның чиге буларак күзаллана. Шуңа күрә ул  бик үзенчәлекле урын. Ни өчен без шәмаилләрне ишек башына эләбез, ни өчен ат дагасы бусага астына кагыла?  Йортка җен-шайтан кертмәс өчен. Дага астагы начар энергиядән, шайтаннардан саклый дип ышанганнар. Көнкүреш йолаларында бусагага бәйле ырымнар бик күп. Мәсәлән, Сергач якларында килен бусаганы атлап керүгә, ишек башына сөлге элә. Бу – әрвахларны зурлау, аларны санлау, кабул итү йоласы. Көнкүреш йолаларында бусагага бәйле ырымнарның тагын берсенә тукталыйк. Әйтик, бала үсмәсә, аны җен алмаштырган дип уйлаганнар. Андый сабыйны бусагага салып, «үзеңнекен ал, минекен кайтар» дип, себеркенең арт ягы белән суккалаганнар. Чөнки бусага аркылы җен йөри дип ышанганнар. Бусагага утырырга ярамый дигән ышану да әрвахларга бәйле. Аны атлап чыгасы. Бусагага басып рухларын кимсетергә ярамый.

Көннәргә бәйле ырымнар да бар бит әле. Әйтик, сишәмбе – буш көн санала, җомга көнне дә эшкә тотынырга ярамый. Кара мәче һәм көннәргә бәйле ышанулар турында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин менә ниләр сөйләде:

– Һәр нәрсә Раббыбыз Алладан килә. Ул  буш чиләккә дә, песигә дә, аның кара төсенә дә бәйле түгел. Ырым-шырымга ышану – гөнаһ, Аллаһы Тәгалә безне аннан сакласын иде. Җомга көненә килгәндә, анда чыннан да юлга чыгарга ярамый, бернинди эшләр дә эшләнми торган вакыт бар. Бу – ирләр мәчеттә җомгага җыелган вакыт. Бу вакытта намаз укыла, дога кылына. Җомгага кадәр өлгерәм дип, ышанасыз икән, иртән сәфәр чыгарга ярый. Шулай да җомга намазын үз авылыңда, үз шәһәреңдә уку хәерлерәк. Сишәмбе гади көннәрдән санала. Раббыбыз һәрбер яңа башлана торган эшкә бәрәкәтен бирсен. Хәтта сишәмбе көнне башланса да.

Ырым-ышануларның нигезенә кисәтү, халык күзәтүләре салынган. Ә бит һәрбер ышануның төбендә гыйлем ята ди, язучы Галимҗан Гыйльманов. Без аның белән берничә ышануның төбендә нинди гыйлем ятканын ачыкларга тырыштык:

– Каен – кайгы агачы, аны йортка якын утыртырга ярамый. Ул чыннан да авыр энергетикалы агач, тикмәгә генә, каен – кайгыга, дигән гыйбарә халык теленә кереп китмәгән инде. Аның белән йорт тышларга ярамаган, төзелештә кулланылмаган. Чөнки ул тиз дөртләп китә, каты яна торган агач. Авыл кешесе үзен янгыннан әнә шундый ырымнар белән сакларга тырышкан.

Наратны үз ызаныңа кертеп утыртырга ярамый. Тамыры иң көчле, җирне ярлыландыра торган агач. Бакчага утыртсаң, җир ярлылана дигән сүз. Энергетикасы көчле.  Исеме үк әйтеп тора, «нар» фарсыдан «ут» дип тәрҗемә ителә. Әмма янында 20 минуттан артык торырга ярамый, энергиясе кире тәэсир бирә башлый. Ул – чын мәгънәсендә урман агачы.

Тоз түгү – бәлагә. Элек-электән иң кадерле продукт саналган. Тоздан башка бер генә ризыкны да пешереп булмый. Дәвалауда да файдаланыла. Бу ышану тозның кадерен арттыру өчен уйлап чыгарылган дип фаразлыйк.

Сулы чиләкнең өстен ачык калдырсаң, шайтан койрыгын тыга. Моның нигезендә пакьлеккә омтылу, суны чиста килеш саклау теләге ята. Һавадагы тузан кисәкчекләреннән, башка элементлардан саклар өчен, аны ябулы килеш тотарга кирәк. Су янында бәхәсләшергә дә ярамый, ул начар энергияне үзенә йоктыра.

Җиргә тимер кадарга, су өстенә сәнәк белән язарга ярамый. Бу кисәтү җирне, суны саклау өчен килеп чыккан дип уйлыйм.

Кыскасы, мәчеләргә кырын карамагыз, ә менә берәр ырым-ышануга килеп төртелсәгез, асылы нидә икән дип уйланырга ярый. Анда – без белмәгән гыйлем яшеренгән булырга мөмкин.

Гөлинә Гыймадова

 


Тэглар Гөлинә Гыймадовапесиырымырым-шырым
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Марат Кәбиров тиздән чыгачак «Киллер» китабына тышлык сайлашырга чакыра

16:49

Иртәгә һава торышы бозыла

15:35

Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан үлүчеләр саны статистикасында аерманы аңлатты

15:15

«Tatar сүзе» бәйгесенең I туры тәмамланды

14:54

Дамир Фәттахов: «Без митингка чыккан яшьләр белән аралашу яклы»

14:34

100 сум акча өчен улы әнисенә электрошокер белән ташланган

14:34

Ковид-госпитальләрдә ятаклар саны киметелә

13:59

Татарстанда кафеларга төнлә эшләргә рөхсәт итү мөмкинлеге карала

13:54

Татарстанга илнең башка төбәкләреннән килгән инвестиция күләме арткан

12:58

Казан Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты коронавирустан үлгән

12:34

Роспотребнадзор март аенда коронавирусның кимиячәген фаразлады

12:32

Рөстәм Миңнеханов: “Авылларда бер миллионга якын кеше яши, инвестицияләрне шунда да җибәрергә кирәк”

11:56
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Дөнья Кубогы этабында алтын медаль яулаган Эдуард Латыйповның әтисе: «Биатлон белән шөгыльләнергә соңга калгансыз, диделәр»

21.01.2021

«Бер көндә әтисен, ирен һәм ике улын югалтты. Беркем беркем белән сөйләшми, елыйлар гына»

19.01.2021

Фән Вәлиәхмәтов: «Зур сынауны җиңдем… Исән калуым – могҗиза»

18.01.2021

Режиссер Рамил Фазлыев: «Театрда фанат булсаң гына эшләп була»

15.01.2021

Миләүшә Сөнгатуллина: «Ялга чыгып киткәндә, алда бәхетсезлек көтеп торадыр, дигән уй башыма да кереп карамады»

11.01.2021


СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 27 Янв 2021 - 09:30 АнонимноИсэнмесез,бабаем Камалетдин исемле иде, Галиаскар Камал ,Шэриф Камал, Халидэ Камал, Фэнис Камал.... куренекле шэхеслэр бик куп алар, хэзер ул исем…Үскәч оялырлык булмасын… Татарстанда нинди сәер исемнәр кушалар?
  • 27 Янв 2021 - 09:10 Анонимно.Оныкларыбыз Самат, Зифа, Зиннэт, Каюм, Камал. Саф татарча, куркэм исемнэр. Бэхетле булсыннар! Камалга бэйлэнмэсеннэр, ят сэер исемнэр кушучылар бик куп.Үскәч оялырлык булмасын… Татарстанда нинди сәер исемнәр кушалар?
  • 27 Янв 2021 - 09:06 Анонимно.Безнен дэ оныгыбызга Камал исеме куштылар. Нэрсэсе начар? Ботен балага да Камил белэн Кэрим булырга димэгэн бит?Үскәч оялырлык булмасын… Татарстанда нинди сәер исемнәр кушалар?
  • 26 Янв 2021 - 18:56 АнонимКайгыгызны уртаклашам, минемдэ ирем. 22ел бергэ яшэгэннэн сон котмэгэндэ улеп китте. Бергэ гаилэлэр белэн бэйрэмнэрне жыелып каршы ала торган дусларда…Айдар Фәйзрахманов: «Быел хатынымны югалттым, һаман шушы кайгы белән яшим…»
  • 25 Янв 2021 - 10:05 ГаделАндагы " балалар" 20-30 яшендәге кешеләр. Ну да, хәзер 30-40 та да әти-әниләре күбесенең ИПОТЕКА дип аталган коллыгын түли бит.…ТикТокта сәясәт: Навальный балаларга кул суза, аларны саклыйк!

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru


Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!