Ләйлә Фазлыева: Әни — безнең беренче укытучыбыз, беренче дустыбыз

Әни — безнең һәрберебезнең язмышында төп сүз, дөнья белән очрашу әнидән башлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Әниләр көненә багышланган котлавында әйтте.

«Әни безне ярату, наз, җылылык, кайгырту белән чолгап ала. Әни — безнең беренче укытучыбыз, беренче дустыбыз. Иң яшерен уйларыбыз һәм теләкләребезне әнигә ышанып бүлешәбез, аның акыллы һәм зирәк киңәшләре авыр минутларда ярдәм итә», — диде вице-премьер.

Ул ассызыклаганча, илебез гасырлар дәвамында әниләрнең рухи көче, зур сабырлыгы һәм мәрхәмәтенә таяна. Аның сүзләренчә, Россия халкы өчен «Ватан» һәм «Ана» төшенчәләре — аерылгысыз, чөнки нәкъ менә анадан Туган Ил, халык башлана.

«Аналарның кайгыртучан кулларында җәмгыятьнең әхлакый сәламәтлеге, аның киләчәге саклана. Без бүген илебез һәм халкыбызның иминлеген саклаучы хәрби-улларын лаеклы тәрбияләгән әниләр алдында баш иябез», — диде Фазлыева.

Ул шулай ук күпбалалы аналар һәм тәрбиягә алган балаларга яратуын «үзенекеләр» һәм «читләр»гә бүлми бүләк итүчеләргә әниләргә рәхмәт белдерде.

«Барлык әниләргә сәламәтлек, якыннарының мәхәббәтен, җылы өй учагы һәм хатын-кыз бәхете телим! Рәхмәт сезгә, кадерле әниләр, армый-талмый куйган ана хезмәтегез, ана хисләренең зур көче, җан киңлеге һәм туган Татарстаныбызның үсеп килүче буыны турында көн саен кайгыртуыгыз өчен!»— дип йомгаклады вице-премьер.

Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2023 елда бәйрәм 26 ноябрьгә туры килде.

/Татар-информ


Фикер өстәү