Путин Бөтендөнья рус халык соборында чыгыш ясаячак

Россия Президенты Владимир Путин 27-28 ноябрьдә узачак Бөтендөнья рус халык соборында (ВРНС) катнашачак, дип хәбәр итте журналистларга дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

«Анда, чыннан да, Путин чыгыш ясаячак», — дип раслады ул.

Бөтендөнья рус халык соборы беренче тапкыр моннан нәкъ 30 ел элек, 1993 елда оештырылды. ВРНСка традицион дин лидерлары, җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, хакимият структуралары вәкилләре керә.


Фикер өстәү