Путин Федераль Җыенга юллама белән кайчан мөрәҗәгать итәчәк — Кремль җавап бирде

РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык юлламасын игълан итү үз вакытында булачак, дип белдерде аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, дип хәбәр итә ТАСС. Шул ук вакытта Россия лидеры чыгышының төгәл датасын Кремль вәкиле ачмады.

— Вакытында, — дип җавап бирде Кремль вәкиле тиешле сорауга.

Соңгы тапкыр Путин Федераль Җыенга 21 февральдә юлламаны игълан итте. 


Фикер өстәү