Рөстәм Миңнеханов: Әниләрегезне яратыгыз һәм саклагыз!

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз язылучыларын Әниләр көне белән котлады һәм башкаларны да иң кадерле һәм якын кешеләрен тәбрик итәргә чакырды. Ул үзенең телеграм-каналында хәбәр һәм котлау видеосын урнаштырган.

«Әнинең җылы сүзе, аның киңәшләре һәм игътибары балага да, олыларга да кирәк. Әниләрегезне яратыгыз һәм саклагыз!» — диелә хәбәрдә.

Әлеге видеода әниләргә багышланган сурәтләр, шул исәптән татар рәссамнары язган картиналарны да күрергә мөмкин.

Әниләр көне Россия Президенты указы белән 1998 елдан билгеләп үтелә. Бәйрәм гаилә нигезләрен ныгытуга, хатын-кызга сакчыл мөнәсәбәт традициясен саклауга һәм әниләрне хөрмәтләүгә юнәлдерелгән. Ул ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин указы белән киләсе ел Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.

/Татар-информ


Фикер өстәү