Казанда махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән концерт узачак

26 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән «Үз эшләребез белән Ватанны данлыйбыз!» дигән хәйрия концерты узачак. Концертта татар эстрадасының танылган җырчылары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.            

– Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен бу беренче генә чара түгел. Без хәрбиләр госпиталендә чыгыш ясыйбыз, хатлар язабыз. Вузны тәмамлаучылар хәтта алгы сызыкка барып, җыр белән егетләребезнең сугышчан рухын күтәрәләр, – дип башлады сүзен матбугат очрашуында Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева. – Хәрби операциягә үз теләкләре белән киткән студентларыбыз да бар. Ватаныбызны яклап, үз бурычларын лаеклы үтиләр. Горурланып әйтә алам: алар – Ватаныбызны саклаучылар. Гомумән без, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, бу бурычны тормышыбыз дәвамында үтибез. Нәкъ менә музыка, иҗат кешедә рух тәрбияли. Студентларыбыз белән сөйләшкәндә дә, аларда ватанпәрвәрлек рухын күрәбез. Кайнар ноктага барган укучыларыбыз: «Бездән анда теләсә нинди хәбәр көтәләр», – диләр. Җыр белән күңелләрен күрсәк тә, бу аларга энергия бирә, көч өсти. Әлеге концерт белән без Ватаныбызның җиңелмәс булуын күрсәтергә телибез. Без һәрвакыт бергә, һәрвакыт көчле.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева да институтның студентларны патриотик рухта тәрбияләгәнен билгеләп узды.

– Бүген барыбызның да күңелендә – бердәмлек хисе. Гомумән, безнең халык хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Концерт югары дәрәҗәдә узачак, дип уйлыйм. Чөнки аның җаваплылыгын барыбыз да сизәбез, – диде профессор. – Роберт Миңнуллин белән Резедә Әхиярованың иҗат җимеше  – һәрбер кешенең яшәү девизы булырлык «Яратыгыз» дигән җыр да булачак. Без бу дөньяга туган илебезне, телебезне, әти-әниләрне, балаларны яратырга килгәнбез. Концерт программасы да әнә шундый позитив рухта, киләчәккә зур ышаныч белән төзелгән. Онытылмаслык кичә булачак.

Концертта Винера Ганиева, Эмиль Талипов, Раяз Фасыйхов, Вадим Захаров, Лилия Муллагалиева, Илнар Миранов, Айнур Моратов, Алинә Шәрипҗанова, Казан дәүләт мәдәният институты иҗат коллективлары, «Безнең заман» фестиваленең Гран-при ияләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет оешмасы иҗат коллективы командасы чыгыш ясаячак.

Ләйсән Сафина

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү