Казаннан өченче тапкыр махсус хәрби операция зонасына китүче снайпер кыз: «Акча эшләр өчен бармыйм”

Чибәр студент туташ тыныч аудиторияне алгы сызыкка һәм блиндажларга алыштырган. Ватанны саклау хакына.

Саргылт чәчле, зифа гәүдәле бу туташны чибәрлек бәйгеләрендә катнашасы урынга, укуын вакытлыча ташлап, үз ихтыяры белән махсус хәрби операция зонасына китүен күз алдына китерү дә кыен. Ләкин ул анда барачак. Тылга түгел, ә алгы сызыкка. Ир-егетләр белән беррәттән Ватанны сакларга!

Хәер, Арина (исеме үзгәртеп бирелә) инде моңарчы дә хәрби командировкада булгалаган. Ике тапкыр. Башта, әлбәттә, кыенлыклар бер-бер артлы чыгып кына торган. Бизәнеп-ясанып, матур киенеп йөрүдән, интернеттан, якыннар белән аралашудан мәхрүм калу берничек тә җиңел генә була алмый, әлбәттә. Бигрәк тә боларны камуфляжга, блиндаж, окоп, рация, коры паек, снайпер винтовкасына алыштырган нәфис затка.
Арина “КП-Казань” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, балачактан ату, хәрби өлкә белән кызыксынган, гомерен шуңа багышламакчы булган.

Балачак хыялы

Тест һәм әзерлек йомгаклары буенча снайпер винтовкасы тапшыргач, кызны шундук Луганск халык республикасына җибәргәннәр. Башка хәрбиләр белән бергә бронялы машинага утыртып, алгы сызыкка китереп куйганнар. Боларга шәһәр эченнән дошманны кысрыкларга туры килгән. Шуңа күрә подвалларда яшәгәннәр. Кырга күчергәч, Украина тупларына эләкмәс өчен, блиндажлар казылган.

“Блиндажда 10ар кеше йокы “капчык”ларында йокладык. Дошманы күзәтеп, сәгатьләр, тәүлекләр буе кымшанмыйча утырырга туры килгән вакытлар булды. Разведкага “кош”лар җибәреп, һөҗүмче егетләребезгә тиешле мәгълүматлар җиткереп тордык. Махсус мылтык ярдәмендә дошманның берничә “кошын” бәреп төшерүебез бик нык хәтергә сеңеп калган”, – ди снайпер туташ.

Арина әйтүенчә, снайперны тепловизорлы дрон бик тиз күреп алырга мөмкин. Мондый очракта, бер тапкыр аткач ук, кичекмәстән урыныңны үзгәртергә кирәк. Юкса тупка тотыласыңны көт тә тор!

Яралану

Кыз беренче тапкыр командировкада булганда яраланган. Контузиядән соң ял вакытында үзендә бик каты депрессия башланган. “Каты тавыштан, ялгызым гына калудан курыктым. Шуннан соң хәтерем начарланды. Сессиягә килдем, материалны истә калдыра алмыйм гына бит!.. Шулай да имтиханнарны әйбәт кенә тапшырдым. Шөкер, бер айдан соң хәлем яхшырды”, – дип искә ала ул вакытларны гүзәл снайпер.

Әйткәнебезчә. Арина бер ел эчендә ике тапкыр махсус хәрби операция зонасында булып кайткан. Менә хәзер өченче тапкыр барырга җыена. “Акча өчен генә бармавымны раслый бу”, – ди батыр туташ.

Ә инде егетләр мәсьәләсенә килгәндә, алгы сызыктагы баһадирлар чибәр снайперны игътибарсыз калдырмый, әлбәттә. Әнә бер сугышчан дусты кызга укуы өчен түләгән. Ләкин мәхәббәт утында янган өчен түгел, бәлки Арина аны яу кырында үлемнән саклап калган өчен.

Снайпер туташ махсус хәрби операция тәмамланганнан соң тәрҗемәче булып эшләргә, бик күп сәяхәт итәргә ниятли. Әлегә исә, алгы сызыкка киткәнче 21 яшемне тутырырга өлгерерменме-юкмы, дип йөргән көннәре.


Фикер өстәү