Донецк һәм Луганск халык республикаларына ярдәм максатыннан Башкортстан һәм Татарстан артистлары Казанда концерт куя

Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Башкортстан һәм Татарстан артистлары катнашында хәйрия концерты уздырылачак.

Бүген – 8 июньдә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Башкортстан һәм Татарстанның сәнгать осталары катнашында “Без бергә” дип исемләнгән хәйрия концерты узачак. Концерт 19.00 сәгатьтә башлана. Марафон барышында җыелган акча Донецк һәм Луганск халык республикаларына ярдәм максатында җибәреләчәк.

Чарада Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнаша.

Концертта ике республиканың танылган артистлары: Гүзәл Уразова, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Филүс Каһиров, Рөстәм Гыйззәтуллин, Раяз Фасыйхов, Zainetdin, Илнат Фәрхуллин, Әлфия Нигъмәтуллина, Рафис Сирусин, Роман Плеханов, Зөлфат Хәким һәм “Аргамак” этно-төркеме чыгыш ясаячак.

Башкортстан белән Татарстан сәнгать осталарының “Без бергә” уртак хәйрия концерты моңа кадәр 25 майда Уфаның “Башкортстан” Дәүләт концерт залы сәхнәсендә үткәрелгән иде.


Фикер өстәү