Рөстәм Миңнеханов Зөфәр Бохараевның үлеме белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Татарстан җитәкчелеге Татарстан Республикасы элекке Кинематография буенча дәүләт комитеты рәисе Зөфәр Бохараевның үлеме белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Ул 8 октябрьдә вафат булды.

“Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. Аның тырышлыгы белән республикада кино өлкәсе сакланып калу гына түгел, аны үстерүгә яңа этәргеч тә бирелде. Татарстанның кино елъязмаларын һәм күренекле мәдәният эшлеклеләре турында документаль кино төшерү яңартылды, татар телендә тулы метражлы тәүге нәфис фильм төшерелде, авылларда кино күрсәтү җиһазлары яңартылды. Зөфәр Гариф улы Казан халыкара мөселман киносы фестивален башлап җибәрүчеләрнең берсе булды.

Зөфәр Бохараевның эшчәнлеге Татарстан киноиндустриясен үстерүдә кабатланмас эз калдырды. Ул һәрвакыт иҗтимагый бурычка тугрылык хисе, эшенә иҗади каравы, профессионализмы, кешеләргә карата игътибарлы, ихтирамлы мөгамәләсе белән аерылып торды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте югары дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләнде. Алар арасында – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләре, Татарстан Республикасының Мактау грамоталары, «Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре», Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре.

Зөфәр Гариф улы Бохараевның якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр”, – диелә некрологта. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгат Сәфәров, мәдәният мнистры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин имзалаган.
Белешмә.

Зөфәр Бохараев 1945 елның 7 апрелендә Казан шәһәрендә туган. 1969 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 1968 елда ВЛКСМның Казан шәһәре Бауман районы комитеты секретаре вазыйфасында башлап җибәргән. 1972 елда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетына эшкә күчерелгән.
Зөфәр Гариф улы 1979 елдан унбиш ел дәвамында Казан яшьләр үзәгенә җитәкчелек итте. Аның башлангычында Татарстан башкаласында яшьләр иҗатының төрле юнәлешләре буенча клублар челтәре булдырылды. 1994 елда исә «Казан Кремле» республика хәйрия фонды җитәкчесе итеп билгеләнде.
Зөфәр Бохараев 1995 елдан 2001 елга кадәр – Татарстан Республикасы Кинематография буенча дәүләт комитеты рәисе, 2001 елдан 2005 елга кадәр Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары вазыйфасын биләде.


Фикер өстәү