«Сандугач» хәйрия фонды «НУР» хатын-кызлар ассоциациясе белән бергәлектә яңа проект башлый. Алар беренче республика иҗади фестивален оештыра. Ул «Һәрберсендә кояш» дип атала һәм үзенчәлекле балалар өчен үткәреләчәк.
Ул 2 этапта уза.
1 этапта чыгышлардан фото һәм видеоларын сайлап алачаклар; Катнашырга теләүчеләр материалларны fond.sandugach@bk.ru почтасына җибәрегез. Гаризалар агымдагы елның 10 октябренә кадәр кабул ителә.
2 этап: җиңүчеләр гала-концертка чакырыла. Ул «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә 6 ноябрьдә узачак.
Гаризалар 20 октябрьгә кадәр кабул ителә!