Сәхнә яшәртә. Ветераннарның «Балкыш» фестивалендә 100 меңнән артык кеше катнашкан

Моңаеп утырмасыннар. Татарстанда «Балкыш» республика фестиваленең сигезенчесенә әзерләнәләр. Ветераннар арасында узучы әлеге чарага район һәм шәһәрдәге талантларны мартта барлый башлыйлар. Дәүләт Советында Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак фестивальнең оештыру комитеты утырышы узды.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, «Балкыш» фестивале – өлкәннәр арасында үткәрелүче иң зур иҗади проект.

– Фестиваль республикабызның мәдәни тормышында үз урынын тапты. Мондый чаралар өлкәннәрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм ялын оештыруга ярдәм итә, – диде парламент башлыгы.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, җирле хакимият, министрлык һәм оешма җитәкчеләре ярдәме белән узучы фестивальдә катнашучылар ел саен арта бара. Татарстан ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков әйтүенчә, 2012 елда беренче фестивальдә 3,5 меңгә якын ветеран катнашкан булса, җиденче «Балкыш» фестивале үзенең концерт мәйданчыкларында 20 меңнән артык башкаручыны җыйган. Зона чыгышларында 3300 кеше катнашкан. Республикакүләм жюри барлыгы 530дан артык номерны караган. 312 чыгыш жюри тарафыннан лауреатлар буларак билгеләп үтелгән. Узган ел фестиваль лауреатларының 4 гала-концерты узды. Гомумән алганда, җиде фестивальдә 100 меңнән артык кеше катнашты.
– Узган ел фестивальдә Аксубай, Алексеевск, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тукай, Чистай районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләре актив катнашты. Фестивальдә катнашмаган бер генә район да юк. Башта районнарда сайлап алу чыгышлары булачак. Март – апрель айларында Казан, Чаллы Кукмара, Әлмәт, Буа, Арча, Алексеевскида зона этаплары узачак. Ике гала-концерт оештырырга ниятлибез. Беренчесе – Җиңү көненә багышлап май аенда, икенчесе октябрьдә булачак. Анысы өлкәннәр декадасына багышлап, Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек кысасында узачак, – диде Хәбир Иштирәков.
Өлкәннәр яшерми – бу фестиваль аларны яшәртә, яшьлегенә алып кайта, олы сәхнәгә чыгара. «Балкыш»та табылган талантлар хәзер төрле концертларда катнаша, үз районының данын яклый.
– Мине дә катнаштырыгыз, дип эш урыныма да киләләр. Һәркемнең чыгыш ясыйсы килә. Искитмәле тавышлы кешеләр күп, – ди Хәбир Иштирәков. – Араларында элеккеге сыер савучылар, тракторчылар, мал караучылар бар. Кайчандыр алар сәхнәне түгел, авыл хуҗалыгын сайлаган. Хәзер менә сәхнә аларны чакырып тора. Катнашучыларны мәртәбәле жюри сайлап ала. Теләге булган һәркемне фестивальдә катнашырга чакырабыз.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү