Фәрит Мөхәммәтшин: «Балкыш» фестивале дәвамлы булыр»

Дуслык, туганлык бәйрәме. “Балкыш” фестиваленә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе, фестивальнең оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шундый бәя бирде.

– Безнең республикада төрле милләт вәкилләре бер гаилә кебек дус-тату яши. Фестиваль төрле милләт кешеләрен бергә җыя. Әлеге дуслыкны югалтмаска кирәк. Киләчәктә дә бу фестиваль дәвамлы булыр, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Алтынчы тапкыр уздырылган “Балкыш” фестиваленең бүген гала концерты узды. Әлеге фестиваль өлкәннәр өчен бер бәйрәмгә әйләнде. Пандемия аркасында үзчикләүләр булса да, бу чаралар һәр районда уздырылды. Өлкәннәр әлеге авыр чорны да үтә алды. “Балкыш”ны фестивален оештырган һәркемгә, аеруча республика ветераннар (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый советы рәисе Хәбир Иштирәковка рәхмәтемне җиткерәм.
Фәрит Мөхәммәтшин фестивальне елдан ел ныгый, ди.
– Әлеге чара аша өлкәннәр яшьләрне тәрбияли. Үзләре исә бер-берләре белән очрашып, сөйләшә ала. Аларга аралашу бик тә мөһим. Сәхнәдә чыгыш ясаган һәркем ветераннар советы эшчәнлегенә үз өлешен кертә. Озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккач та, тик тормыйсыз. Җәмәгать эшләрендә актив катнашасыз. Республиканың уңышларында сезнең дә өлеш зур, – диде ул.
“Балкыш” фестиваленең нәкъ менә өлкәннәр ункөнлегендә узуы– олыларны ял иттерү, аларга бер бүләк булсын дип эшләнә. Әлеге фествиальдә алар үзләренә бик күп җылы сүзләр ишетәләр. Аларны Татарстанның Хезмәт , халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да котлады. Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова исә, үз теләкләрен онлайн рәвештә җиткерде. Хәер, быелгы ел әби-бабайларны моңа өйрәтте дә инде. Алар хәзер яшьләрдән ким кыланмыйлар. Интернетны да өйрәнделәр. Сайлап алу турларында үзләре дә онлайн чыгыш ясады. Светлана Захарова, киләчәктә фестивальне тагын да зуррак итеп үткәрергә җыенабыз, ди. Ә өлкәннәр моңа бик шат. Бетмәсен генә!
– Без бу чарадан яшәр өчен көч алып кайтабыз. Ел буе әзерләнәбез. Казаннан кайткач, тагын берәр яңалык эзли башлыйбыз. Яңа киемнәр тектерәбез, матур җырлар өйрәнәбез, – ди Буа район советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү