“Безнең заман” фестиваленә гариза бирүчеләрнең саны быел 1000нән арткан

“Наше время – Безнең заман” эшче яшьләрнең ачык республика телевизион фестиваленә 1000 артык катнашучы гариза җибәргән.

“Наше время – Безнең заман” фестиваленә гаризалар кабул итү вакыты 22 сентябрьгә кадәр озайтылган иде. Нәтиҗәдә, фестивальнең оештыру комитетына республиканың 40 районыннан 158 оешма һәм предприятиедән гариза килгән. Фестивальдә барлыгы 1000 артык үзешчән артист катнашачак. Команда ярышында – 31, шәхси ярышта 160 гариза теркәлгән. Алар үз сәләтләрен “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше”, “Дан минуты” номинацияләрендә күрсәтәчәк.

Проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов сүзләренә караганда, фестивальнең оештыру комитеты юбилей сезонында яңа катнашучылар – Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы командалары чыгышын зур кызыксыну белән көтә. Моннан тыш, фестивальдә катнашу өчен Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясенең (Бөгелмә) иҗат коллективы һәм башка командалар катнашырга теләк белдергән. Алар арасында Зәй ГРЭСы, “Транснефть – Кама буе”, “Аммоний”, КАМАЗ, “Нижнекамскнефтехим”, “Татнефть”, “Сетевая компания”, Чистай район үзәк хастаханәсе, элеккеге Әлмәт торба заводы (хәзер – Выксун металлургия заводы филиалы), “Татэнергосбыт”, Горбунов ис. Казан авиация заводын, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ, Горький ис. Яшел Үзән заводы һәм башкаларны аерым билгеләп була. Быелгы фестивальдә республиканың күп кенә муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф, балалар һәм яшьләр эшләре идарәләре катнаша.

Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов ассызыклаганча, илебез кичергән җитди сынау чорында “Безнең заман” фестивале якты һәм җылы булырга тиеш.
– “Безнең заман” фестивале бик мөһим проблеманы чишә. Татарстан – планетада эшче яшьләрнең хезмәтен рухи яктан тулыландыру мәсьәләсен, әлеге фестивальне уздырганда ару-талу проблемасын хәл итүче бердәнбер регион, — дип саный ул.
Фестивальнең зона финаллары бу атнада башлана. Беренче зона финалы Әлмәттә 30 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Киләсе зона финалы 7-8 октябрьдә Түбән Камада, Халык иҗаты йортында узачак. Казанда исә зона бәйгеләре 14-15 октябрьгә билгеләнгән. Суперфинал 4-5 ноябрьгә планлаштырылган: ул Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада Авылы) узачак. Юбилей сезонының төп вакыйгасы – быелгы фестивальнең гала-концерты – 7 ноябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.


Фикер өстәү