«Казан Экспо»да мобилизацияләнгән кешеләргә концерт куячаклар.
Әлеге чара илгә ярдәм итү һәм Ватанны саклаучыларның рухын ныгыту максатыннан оештырыла.
Чара 30 сентябрьдә 19:30 сәгатьтә Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узачак.
Мобилизацияләнүчеләр өчен республиканың иҗат коллективлары патриотик программа белән чыгыш ясаячак.