Икътисад министрлыгы үзмәшгульләргә 700 мең сум акча эшләргә ярдәм иткән

Татарстан Икътисад министрлыгы үзмәшгульләргә 700 мең сум акча эшләргә ярдәм иткән. Министрлык күптән түгел генә Казанда узган аш-су фестивалендә аларга үзләре җитештергән продукцияне сату өчен җиһазлы сәүдә урыннары биргән.

«Кече һәм урта бизнес, шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итү» илкүләм проекты кысасында узган фестивальдә барлыгы 89 үзмәшгуль катнашкан. Алар, аш-су, фермер продукциясеннән тыш, бизәнү-ясану әйберләре, уенчыклар, йорт кирәк-яраклары – барлыгы 700 мең сумлык товар саткан.

Үзмәшгульләргә үзләре эшләп чыгарган продукцияне сату буенча ярминкәләр ел дәвамында бөтен республика күләмендә үткәрелеп килә. Махсус ярминкәләрдә 1000гә якын кешегә товарларын сату мөмкинлеге бирелгән инде. Шул рәвешле алар барлыгы 17 миллион сумга якын акча эшләгән.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан 2019 елда үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы кертелгән 4 пилот төбәкнең берсенә әйләнде. Шуннан бирле республикада үзмәшгульләр сыйфатында 214 меңнән артыграк кеше теркәлгән. Сүз уңаеннан, «Мой бизнес» үзәгенең «кайнар линия»сенә (+7 (843) 524-90-90) шалтыратып, киләсе ярминкәнең кайчан булачагы һәм үзмәшгульләр өчен башка ярдәм чаралары турында белешергә мөмкин.


Фикер өстәү