Рөстәм Миңнеханов Төркиядә күчмә халыкларның Бөтендөнья уеннарын ачуда катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә кыска вакытлы эш  сәфәре белән килде. Бүген ул күчмә халыкларның Бөтендөнья уеннарын ачуда катнаша, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Тантанага килгән кунаклар арасында Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган бар. Чарада шулай ук Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров та катнаша.

Рөстәм Миңнеханов Рәҗип  Эрдоганга чакыруы өчен рәхмәтен белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  Владимир Путин кушуы буенча 2014 елдан бирле «Россия — ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән җитәкчелек  итә.


Фикер өстәү