Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарга: “Сезнең зирәклек һәм рухи көч яшьләргә ярдәм итә”

Казанда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның җиденче «Балкыш» республика фестиваленең гала-концерты узды. Быел әлеге фестиваль Татарстан ветераннар (пенсионерлар) оешмасы оешуга 35 ел тулуга багышланган иде. Шулай ук быел «Балкыш» оешканга да 10 ел тулды.

Фестивальдә катнашучылар белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да очрашты. «Фестиваль хәрәкәте дистә ел эчендә зур иҗади җыенга, республиканың «визит карточкасы»на әйләнде, – диде парламент башлыгы. – Ә иң мөһиме – мондый чаралар үткәрүдә сез үзегез башлап йөрисез».
Фәрит Мөхәммәтшин өлкән буынны Татарстанның «алтын фонды» дип атады.
– Хәрәкәттә булу, күңелегез белән һәрвакыт яшь булып калу, һәрдаим иҗатка омтылу, республика халыкларының мәдәнияте һәм традицияләрен саклауга үзегездән эчкерсез өлеш кертү, яшьләргә тәҗрибә тапшыру теләге зур хөрмәт уята һәм барлык хакимият баскычларында хуплау таба, – дип билгеләп үтте ул. – Гала-концерт бөек бәйрәм алдыннан үткәрелә. Озакламый Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шуңа күрә, кадерле ветераннар, әлеге бәйрәм концертын бүләк сыйфатында кабул итегез!
Дәүләт Советы Рәисе бүген бердәмлекнең кирәклеген дә искә төшерде.
– Безнең республика, кыенлыклар килеп туганда, һәрвакыт бердәмлеге белән аерылып тора, – диде ул. – Татарстан мәҗбүри күченеп килгән 1,5 мең чамасы кешене кабул итте. Мондый вакытта сабырлык һәм бердәмлекне саклау, игелеклелек һәм мохтаҗларга ярдәм кулы сузу бик мөһим. Бу мәсьәләдә өлкән буынның роле гаять зур. Сезнең зирәклек, рухи көч һәм ныклыгыгыз, дустанә ярдәмегез һәм шәхси үрнәгегез яшьләргә теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә, илне яңа үсеш баскычларына чыгарырга ярдәм итәчәк.
Беренче фестивальдә 3,5 меңгә якын кеше катнашкан булса, җиденчесендә 25 мең ветеран җыелган.


Фикер өстәү