Казанда «Безнең йортыбыз — Татарстан» республика этнофестивале узды

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Безнең йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Фестивальдә катнашучыларга, оештыручыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләре белән Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы махсус вәкиле Рамазан Абдулатипов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов мөрәҗәгать иттеләр.

Җыелганнарны республика җитәкчелеге һәм Татарстан халыклары ассамблеясе советы исеменнән бәйрәм белән котлап, Юрий Камалтынов хәзерге шартларда халык бердәмлеге идеяләренең аеруча актуаль булуын билгеләп үтте. «Этнокультура фестивале, гадәттәгечә, Россиядә Халыклар бердәмлеге көнендә һәм Татарстан Конституциясе көне алдыннан уза, — диде ул. — Халыклар бердәмлеге көне принциплары: ватанпәрвәрлек, берләшү, оешканлык — бүген илебез өчен бик мөһим, алар Ватаныбызны саклап калырга ярдәм итә».

Юрий Камалтынов сүзләренчә, 30 ел элек республика Югары Советы тарафыннан кабул ителгән Татарстан Конституциясе киләчәк дистә елларга җәмгыятебезнең үсеш кыйбласын билгеләде. «Конституция нигезендә республика үсешенең сайлап алынган нәтиҗәле моделе көчле социаль-икътисадый куәт туплауга китерде, — дип билгеләде ул. — Иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкка шулай ук 1992 елда төзелгән Татарстан халыклары ассамблеясе дә ярдәм итте. Ул төрле мәдәният, милләт һәм дин кешеләрен берләштерде. Республикада яшәүче халыкларның милләтара татулык, милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен үстерү мәсьәләләре һәрвакыт дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый хәрәкәтләр эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булды. Юкка гына республика Президенты Рөстәм Миңнеханов якынлашып килүче 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итмәде, шуның белән бергә тагын бер кат үз тиңдәшлегеңне саклап калу, төрле булу, шул ук вакытта бергә булу мөһимлеге ассызыкланды. «Безнең йортыбыз — Татарстан» фестивале республикада уздырыла торган сәясәтнең иң якты чагылышы булып тора. Барыгызга да, аеруча милли-мәдәни автономия вәкилләренә, башкарган эшләрегез өчен рәхмәт!»

Юрий Камалтынов актив җәмәгать эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды, ә муниципаль районнардан берничә милли иҗади коллектив җитәкчеләренә концерт костюмнары тектерүгә сертификатлар бирелде.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең махсус вәкиле Рамазан Абдулатипов сәламләү сүзендә Татарстанның милләтара тынычлыкны һәм җәмгыятьтә татулыкны тәэмин итү мәсьәләләрендә алдынгы позицияләрен билгеләп үтте. «Мин сезнең барыгызга да, хезмәтегезгә, казанышларыгызга сокланам, — диде ул. — Туксанынчы еллардагы кайнап торган елларда Казанга килеп йөргәндә, мин хәзерге заман Татарстанга нигез салучыларның республика һәм халык өчен дөрес ориентирлар сайлавын аңладым. Ышанам ки, Татарстан халыклары бердәмлеге нигезендә төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте салынган».

Фестиваль гала-концертында Татарстанның иң яхшы милли коллективлары катнашты, алар республикада яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдыралар. 2022 елда Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә узган җиде сайлап алу зонасында 420 концерт номеры белән дистәләрчә милләтләрнең җыр, хореография һәм инструменталь традицияләрен тәкъдим итүче 3 меңнән артык кеше катнашты.


Фикер өстәү