Фәрит Мөхәммәтшин Дербент шәһәрендә “Россиянең тарихи-мәдәни мирасы” IX парламент форумының пленар утырышында катнашты

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дагыстан Республикасының Дербент шәһәрендә “Россиянең тарихи- мәдәни мирасы” IX парламент форумының пленар утырышында катнашты. Сенаторлар һәм депутатлар, субъектлар һәм төбәкләр парламентлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре Россия халыкларының мәдәнияте, традицияләрен саклау, үстерү, милләтара тынычлык-татулыкны ныгыту мәсьәләләре турында сөйләште.
Быел парламент форумы илнең иң күп милләтле һәм күп мәдәниятле төбәкләреннән берсендә, Рәсүл Гамзатовның туып-үскән җирендә – Дагыстанда халык шагыйренең тууына 100 ел тулуга багышлап үткәрелә.
Форумның икенче көне дөньяның иң өлкән шәһәрләреннән берсе – Дербентта узды. Шәһәрнең “яше” – 5 мең елдан артык. “Дербентта борынгы шәһәрнең тарихын кадерләп саклаучы тиңдәшсез биналар һәм корылмалар бар, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин. – Уртак тарихыбыз аша, күп милләтле территорияләребезнең мәдәнияте һәм традицияләрен саклап, җәмгыятьтә тынычлык-татулык, халыкларның бер-берсенә ихтирамын ныгытабыз”.
Форумның пленар утырышында дөньяның күп полярлы һәм күп кырлы булуы турында сүз барды. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Рәсүл Гамзатовның иҗатын Дагыстанда гына түгел, илнең башка төбәкләрендә дә белсеннәр өчен, халык шагыйренең әсәрләрен әдәбият буенча мәктәп программасына кертергә тәкъдим итте.
Фәрит Мөхәммәтшин, пленар утырышта чыгыш ясап, форумда катнашучыларга рәхмәт сүзләре белдерде. “Дагыстан җирендә бик кызыклы, киләчәкне күздә тоткан бик мөһим сөйләшү булды, – дип басым ясап әйтте парламент башлыгы. – Биредә мәчет, әрмәннәр һәм православие чиркәве янәшә урнашкан. Алар башта ничек булган – хәзер дә шундый ук “кыяфәттә”. Мәдәни ядкәрьләргә карата сакчыл мөнәсәбәт яшь буынны тәрбияләү чарасы да булып тора. Дошманнар милләтара мөнәсәбәтләрдә чатаклыклар эзләгән, санкцияләр салып маташкан бер мәлдә, без рухи көчебезне ныгытабыз һәм бүген аның иң мөһиме булып торуына тагын бер кат инанабыз”.
Фәрит Мөхәммәтшин IX форумда күтәрелгән мәсьәләләрнең Татарстан Халыклар Ассамблеясе Советының киләсе утырышында каралачагын әйтте.


Фикер өстәү