«Үз кулларыбыз белән матурлык тудырасыбыз килде»: Кәкерледә үз урманнарын булдырганнар

Күңелеңнең бер чите китек, яки нәрсәнедер үзгәртәсең килә икән, тот та, үзеңнән башла! Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылы янында барлыкка килгән “Тургай” урман паркының матур башлангычы артында әнә шушы фикер ята.

Паркны булдыруда Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдулинның роле зур.

– Монда Әгъзам Саматовичның ярдәме, алдан йөрүе әйтеп бетергесез зур булды. Паркка исем сайлаганда да аның теләген истә тоттык. Аларның нәсел кушаматлары бик матур. Тургай. Шуны да тарихта калдырасыбыз килде, – ди авыл советы башлыгы Рөстәм Фәткуллин.

Авыл янын тагын да ямьләндереп җибәрү эшләре биш ел элек башланган. Һәр елны биредә язын һәм көзен төрле агачлар утырталар. Әлеге вакытта паркта 65 төрле 460 мең төп агач утыртылган. Берничә төрле чыршы, артыш, нарат, эрбет һәм башка бик күп агачлар. Җимеш агачларыннан алмагач, слива, чия, терн, кара миләш, балан үсә. Киләчәктә агачларның төрләрен 100гә җиткермәкче булалар. Әлеге вакытта урман паркы 110 гектар мәйданны алып тора. Киләсе елларда ул тагын да зураячак һәм купшыланачак.

– Безнең якта урманнар аз. Шуңа күрә үз кулларыбыз белән матурлык тудырасыбыз килде. Дүрт-биш елдан соң монда кереп адашырлык ук булмаса да, шактый тыгыз урман булачак, дип күзаллыйбыз. Безнең авыл балта осталары белән данлыклы булса да, алар гомер-гомергә агачны сатып алып эшләгән. Кызганыч, халык урманның ни дәрәҗәдә файдалы икәнен бик аңлап бетерми әле. Чынлап торып уйлап карасак, никадәрле файда алып булыр иде аннан, – ди Рөстәм Фәткуллин.

Шаулап үсеп утырган урман янында әкият геройлары мәйданчыгы да булачак. Инде беренче экспонатларны эшләп тә куйганнар. Әйтик, урман уртасына матур гына иттереп Убырлы карчык ызбасын китереп урнаштырганнар. Янында әкияттәге шикелле сандыгы да бар.

– Сандыгын минем туганым эшләде. Буяп, чылбырларын урап, үзем урнаштырып куйдым. Ызбаның “аякларын” агач тамырларыннан эшләдек, – ди Рөстәм Фәткуллин.

Гомумән, Иске Кәкерле авылын матурлауга, төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Авыл уртасындагы күл буенда да матур ял итү паркын булдырганнар.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү