Бакчачы Рәис Шәкүров: Бу бәрәңге сортының өстенлеге – кырау алмый, арасында чүп аз үсә

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче оста бакчачы Рәис Шәкүров бәрәңгесен ала башлаган. Бик уңды, бала башы кадәрлеләре бар, дип сөенечен уртаклашты ул безнең белән.

– Мин башлыча Луговской сортын утыртам. Сентябрь ахыры булса да, бәрәңге сабаклары ямь-яшел. Бу инде бәрәңге уңышы яхшы булачак, дигәнне аңлата. Аннан соң аның өстенлеге – кырау алмый, арасында чүп аз үсә. Тәмгә дә бик тәмле була. Иң мөһиме – яңгыр булу-булмауга карамастан, ел да тотрыклы уңыш бирә ул. Быел да гектарыннан 480 центнер уңыш алырбыз, дип өметләнәм, – диде Рәис абый.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү