Акмаса да, тама, файдасы килеп тора. Үзеннән арткан сый-нигъмәтне район үзәгенә алып барып яки таныш-белешләренә сатучы авыл халкы әнә шулай ди. Кемдер итен, сөтен сатып, акча эшләсә, кемдер яшелчә, гөмбә, себеркесен сатып табыш алырга тырыша. Бакча җимешен акчага әйләндерүнең нинди авырлыклары бар? Шул хакта белештек.
Өч ай тырышсаң..
Тырышлыгының чын әҗерен күреп гомер итүче Рәис Шәкүровны Арча районында белмәүчеләр сирәктер. Бакчасында мул уңыш алучы да, малларны симертү буенча рекорд куючы да ул. Без шалтыратканда да бәрәңгесен казып, аның уңышына чын күңелдән куанып йөргән вакыты иде. Бал, яшелчә, мунча себеркесе, мунчала кебек үз куллары белән әзерләгән продукцияне ул ел дәвамында Арчадагы махсус сату урынына алып барып урнаштыра.
– Моннан шактый еллар элек шәхси хуҗалыклар үз продукциясен сата алсын өчен Арчаның үзендә һәм станциядә махсус урын ясадылар. Хуҗалыгымда нәрсә бар, барысын да шунда алып барып сатам. Мин инде 30 ел дәвамында үзебездән артканны шулай урнаштырам. Арчага һәр атнаның дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбәсендә барам. Элек без күбәү идек. Хәзер өч кеше калдык. Күпчелек танышларым сыерларын бетерде, өлкәнәйделәр. Ә минем сатар товарым бик күп. Бәрәңгебез дә, башка яшелчәләр дә бик уңа. Аларны кая гына куеп бетерәсең? Яшелчә, бал гына түгел, сөтен, каймагын, эремчеген, кортын – барысын да ясап сатабыз. Быел кыяр, помидор бик шәп уңды. Аны без иртә язда сата башлыйбыз. Хәзер менә соң өлгерә торган кура җиләге пешә башлады. Бакча җиләген, карлыган, чия ише җиләк-җимешне, итне өйдән генә килеп алып бетерәләр. Сарыкны башлата гына сатып алалар. Малны белеп тәрбияләгәч, яшелчә, җиләк-җимешне карап үстергәч, үзебезгә дә, башкаларга да җитә, – ди ул.
Күп саткач, әле җитмәсә, ел әйләнәсе эшләгәч, табышы да зурдыр инде Рәис абыйның. Ә аның исәпләгәне дә юк икән!
– Үз сатып алучыларыңны булдыру өчен беренче чиратта сыйфатлы товар җитештерергә кирәк. Сыйфаты булмаса, бер тапкыр алалар да, икенче юлы яныңа килеп тә тормыйлар. Шуңа күрә иң элек барысын да үзебез тәмләп карап, тикшереп алып чыгабыз. Инде шул еллар дәвамында үземнең сатып алучыларым артты. Кичтән үк шалтыратып, заказларын әйтәләр. Шуңа күрә сатарга аптырап йөргәнем юк. Елның өч аенда тырышып эшләсәң, калган айларда тамагың тук була, – диде ул.
Пенсиягә өстәмә
Башка районнарда да күрше-тирә, таныш-белеш, «ватык телефон» аша сатылудан калган товарны урнаштыру өчен махсус урыннар булдырылган. Әйтик, Азнакай шәһәрендә һәм районның Актүбә бистәсендә сентябрьдән алып май ахырына кадәр атнаның һәр шимбәсендә ярминкәләр оештырыла. Биредә теләгән һәр кеше үзенең продукциясен сата ала. Ярминкәгә азнакайлылар гына түгел, күрше Башкортстан авылларыннан да килүчеләр бар.
Сукаеш авылында яшәүче Фәридә Гәрәйшина әлеге ярминкәләрдә ел саен үзе үстергән чәчәкләрне һәм кәбестә сата.
– Мин күп итеп мультифлора хризантема чәчәген үстерәм. Менә хәзер аларның шаулап чәчәк ата торган вакыты. Чәчәкләрне Азнакайдагы базарга алып барып сатам. Моннан тыш, унике ел элек үземнең кәбестә сортын булдырган идем. Анысын да сатам. Язын орлыклар, чәчәк үсентеләре әзерлим. Сөт ала торган кешеләребез дә бар, тик алар күпчелек очракта өйдән алып китә.
Фәридә ханым әйтүенчә, мондый сату урыннарының авыл халкына ярдәме аз түгел.
– Без бит инде өлкән яшьтәге кешеләр. Каядыр барып сатып йөри алмыйбыз. Ә болай безгә бик уңайлы. Минем кебекләр бик күп. Зур керем алабыз димим, ләкин 13 мең сум пенсиягә әйбәт кенә өстәмә килеп чыга. Продукциябезнең анализын бирсәк тә, урын өчен акча түләттермиләр, – диде ул.
«Зарланып булмый»
Саба районындагы агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең профсоюз рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова әйтүенчә, район халкы үзе җитештергән, үстергәнне күпчелек очракта гошер сәдакасы итеп бирә.
– Моннан тыш, сентябрьдән алып декабрьгә кадәр ике атнага бер тапкыр Казанның Агросәнәгать паркына барып сату мөмкинлеге бар. Анда ит һәм ит продуктлары, ашлык, бәрәңге, сөт һәм сөт ризыклары сатуга куела. Теләгән һәркем бара ала, – диде ул.
Байлар Сабасындагы «Аргамак» мәйданында да төрле продукцияне сатарга мөмкин. Монда зур йөк машиналары белән килеп, печән, ашлыкларга кадәр сатыла.
Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында яшәүче Гөлнур Сәлимгәрәева шактый продукциясен өеннән генә сатып җибәрә, тик күпчелеген урнаштырыр өчен Чаллы базарына йөри. Биредә ул сарымсак, гөмбә, чи һәм тозланган, маринадланган яшелчәләр, үләннәр, себерке сата.
– Безгә базар янындагы бер территориядә урын бирелә. Килешү төзеп, акча да түлибез. Биредә мин 2011 елдан бирле сату итәм. Элеккеге елларда, ирем исән вакытта, дүшәмбедән кала һәр көнне бара торган идем. Хәзер төрлечә була, тик атнасына бер-ике көн тәгаен барам. Мин гөмбәсен дә, башкасын да бик күп әзерлим. Өйдән генә берничек тә сатып бетереп булмый. Аннан соң, кеше белән аралашып, күрешеп кайту да күңелгә рәхәтлек бирә. Бер барганда барысын да сатып бетереп булмаса да, күбесен алалар. Мин бик канәгать, зарланып булмый. Инде шул еллар дәвамында үз клиентларым да барлыкка килде, – диде Гөлнур Сәлимгәрәева.
Штраф юк
Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсендә дәүләт ветеринар тикшерүе бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин әйтүенчә, республиканың бер генә шәһәрендә дә тиеш булмаган урыннарда сату итүче кешеләргә штраф салганнары юк.
– Профилактика максатыннан гына кисәтү ясый алабыз, – диде ул. – Безнең инспекторларның беркетмә төзергә рөхсәте юк. Билгеле, җәйге челләдә ит, сөт продуктлары саткан кешеләрнең документларын тикшерәбез, кирәк дип тапсак, кисәтү дә ясала. Ләкин үзеннән арткан яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк, кайнатма саткан өлкән яшьтәге кешеләргә штраф салу дигән нәрсә юк, – дип аңлатты ул.
Белгеч аңлатуынча, зур шәһәрләрдәге базарларда ветеринар-санитар лабораторияләр эшли. Сатучылар анда көн саен анализ бирергә тиеш. Сату мәйданнарына килгәндә, республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, алар 17 сату ноктасын контрольдә тота.
– Ләкин без яшелчәләрне түгел, ә ит ризыкларын тикшерәбез, – дип аңлаттылар идарәдә.
Уңышлы программа
Халык үзеннән арткан бәрәңге, яшелчәләрне авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү контораларына һәм кооперативларга да тапшыра ала. Татарстан кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары Ренат Бикбов әйтүенчә, элеккеге әзерләү конторалары Алексеевск, Баулы, Сарман, Актаныш, Биектау районнарында сакланып калган. Ә Яшел Үзән, Питрәч районнарында халык үзләре үстергән яшелчәләрне яңа оешкан кооперативларга тапшыра ала. Алар исә үз чиратында яшелчәләрне көзге һәм язгы ярминкәләрдә сата. Билгеле булганча, Татарстанда шундый 14 сату ноктасы бар.
– Безнең автокибетләр авылларга һәрдаим йөреп тора. Гадәттә, яшелчәләрне шулар белән алып кайталар. Өлкән яшьтәге апа һәм абыйларның өйләреннән дә кереп алабыз. Бу эшләр барысы да оештырылган төстә бара, – диде Ренат Бикбов.
Алексеевск районының кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Илнур Хәйбуллин әйтүенчә, әлеге программа халыкка кирәклеген раслаган.
– Без берничә ел дәвамында язын авыл халкына һәм мәктәпләргә кәбестә үсентеләре, кишер, чөгендер һәм суган орлыкларын бушлай таратабыз. Һәм көзен әлеге яшелчәләрне хуҗалыклардан җыеп алырга тырышабыз. Миңа калса, бу – республика өчен бик кирәкле программа. Халыктан сатып алынган яшелчәләрне ярминкәләргә алып чыгабыз, – диде ул.
Илнур Хәйбуллин әйтүенчә, халыктан 12 төрле яшелчә җыеп алалар. Быел районның кулланучылар җәмгыятенә 15 тонна бәрәңге, 10 тонна кишер, 8 тонна чөгендер, 5 тонна суган һәм кәбестә тапшырган.
– Халык башлыча кишер, кызыл чөгендер, бәрәңге, суган, кабак алып килә. Бернинди мәҗбүриләү юк. Теләге булганнар, үзләреннән артканны гына тапшыра. Бездә халык тырыш. Зур бакчаларда яшелчә үстерүче кешеләр бераз булса да акча эшләп калырга тырыша. Әйтик, без алардан бәрәңгене 16 сумга сатып алабыз да ярминкәдә 18 сумга тәкъдим итәбез. Кишерне 15 сумга алып, 17 сумга сатабыз. Монда үзебезгә файда эшләү турында сүз бармый, әлбәттә. Бәя аермасы транспорт чыгымнарына тотыла, – ди Илнур Хәйбуллин.
Сүз уңаеннан
Быелның 23 сентябре Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде. Һәр елдагыча, мөхтәсибәтләрдәге мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кабак, суган һәм башкалар. Аннары азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак.
Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.
ЗӨҺРӘ САДЫЙКОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat