«Балкыш» өлкәннәрнең гомерен озынайта, яшьлегенә алып кайта

Өлкәннәр бәйрәм көтә. Республика ветераннары (пенсионерлары) төбәк оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков әнә шулай ди. Кичә Татарстан Дәүләт Советында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» фестивале хакында сөйләштеләр. Коронавирус тормышыбызга чикләүләр кертсә дә, күпне күргән, тормышта чыныгу алган өлкәннәр бирешми. Алар катлаулы вазгыятьтә ничек тә үз күңелләрен күреп яшәргә өйрәнә. Вирус үзенекен эшләде, сәхнәдән төшмәгән, мәдәният йортларыннан кайтып кермәгән әби-бабайлар өйдә утырырга да өйрәнде. Әмма аларны ул да туктатмады, өлкәннәр читтән торып җырлыйлар да, бииләр дә, иҗат та итәләр хәзер.

– Онлайн форматка күчкәч тә, «Ватсап»та үз төркемебезне булдырып, шунда аралаштык. Биредәге сөйләшүләр бәйрәмгә әйләнде. Интернет аша аралашырга, бер-беребезнең иҗат эшләрен күрергә дә өйрәндек. Кемдер җырлады, кемдер матур итеп шигырь сөйләде. Кул эше осталары исә үз һөнәрен күрсәтте, – ди Хәбир Иштирәков. – Ветераннар иҗатының чиге юк аның. «Балкыш» («Сияние») ветераннары арасыннан үзешчән башкаручылар фестивале – моңа ачык мисал. Кирәкле шартлар тудырылса, өлкәннәр талантларын күрсәтә ала. Без шуңа инандык. Колхозда бил бөккән, сыер сауган, трактор йөрткән, мәктәпләрдә балаларга белем биргән кешеләр сәхнәне моңга күмә. Аларның һәр чыгышын сулыш  алмый тыңлыйсың. Фестиваль күп талантларны ачты.

Әлеге фестивальнең оештыру комитетын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

–  Өлкәннәргә чиксез рәхмәт. Катлаулы ел булуга карамастан, сез бу бәйрәмне уздыру җаен табасыз. 2012 елда  башланган беренче фестивальдә 3,5 мең кеше катнашса,  2020 елда бу чарада 25 меңнән артык кеше чыгыш ясады.  Узган ел карантин игълан ителгәч,  фестивальнең икенче этабы  онлайн форматта узды.  46 сәгатьлек видеоматериал җыелган. Әлеге фестивальнең гала-концертын «ВКонтакте»  социаль челтәрендә 47 меңнән артык кеше караган. Фестиваль халыкларны да берләштерә. Биредә бит күпме милләт вәкиле чыгыш ясый. Чуашы да, удмурты да, татары да, русы да бер сәхнәдә җырлый-бии, күңел ача, – ди Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүген без киләсе елда узачак фестивальнең зона турлары вакытын билгелибез. Әлеге эшне башкарып чыгу  җиңел түгел. Шуңа да фестивальгә өлеше кергән һәр кешене билгеләп үтәргә кирәк. Пандемия шартларында аеруча күп хезмәт таләп ителә.

Хәбир Иштирәков та шул фикердә. Онлайн форматта үткәрү күп хезмәт таләп итсә дә, оештыручылар аның уңай якларын да әйтә. Узган елларда җырларның күбесе ябык биналарда түгел, табигать кочагына чыгып яздырылган. Хәбир Иштирәков: «Һәр эшне коронавирус вазгыятенә карап башкарачакбыз», – ди.

– Киләсе елда оешмабызга 35 ел була. «Балкыш» фестивале бу вакыйгага багышланыр дип ниятләдек. 2020 елда пандемия аркасында фестивальдә өч район катнашмый калган иде. Быел алар җиң сызганып тотыныр инде, – ди ул. – Без иң элек Казан, Чаллы, Арча, Алексеевск, Буа, Әлмәт, Кукмарада зона турлары оештырабыз. Аннан сайлап алынган талантлар октябрьдә, Өлкәннәр декадасында узасы гала-концертта чыгыш ясаячак.

Катнашучыларны җиде зонага бүлеп тыңлауны Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль  яклау министры Эльмира Зарипова да хуплады.

Өлкәннәр «Балкыш» фестивален  зарыгып көтә. Тукай районының Яңа Бүләк районында яшәүче Рәшидә Мирсәетовага  – 94 яшь, фестивальдә катнашырга әзерләнә башлаган инде.

– Рәшидә апага киләсе елның гыйнварында 95 яшь тула. Беренче тапкыр 2017 елда Казан сәхнәсендә чыгыш ясаган иде. Ул чакта аны куркып кына юлга алып чыгып киттек. Янәсе, яше олы. Бик әйбәт барып кайттык. Рәшидә апаны сәхнә һәм җыр яшәтә. Тагын катнашам дип тора әле. Кем белгән, бәлки, тагын Казанга бару насыйп булып куяр, – ди Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты директоры Дилбәр Гыймазетдинова. – Бу фестивальне оештыручыларга чиксез рәхмәт. Алар өлкәннәрнең гомерен озынайта,  яшьлегенә алып кайта. Безнең халык, ничә яшьтә булса да, җырсыз-моңсыз яши алмый шул ул!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: veterany.tatarstan.ru


Фикер өстәү