Татарстанда өч гөмбәче урманда адашкан

Кичә 15.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Нурлат районы Чулпан авылында урманда өч кеше, шул исәптән ике өлкән яшьтәге хатын-кыз адашуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткән.

Адашкан гөмбәчеләрнең җылы киенүе һәм телефоннары булуы, шулай ук аларның автомобиль янына чыга алмаулары турында да хәбәр ителгән.

16.00 сәгатьтә авыл җирлеге башлыгы юлда аларның автомобилен тапкан, сигнализация кабызган, алар тавышка чыга алсын өчен, полициянең участок хезмәткәре машинасында сирена кабызган.

16.51 сәгатьтә янгын сагы җитәкчесе югалган кешеләрне тапкан. Аларга медицина ярдәме кирәк булмаган.

 


Фикер өстәү