Әлки районында яшәүчеләр авыл исемен тагын бер тапкыр үзгәртергә тели

Әлки районы Сиктерме-Хузангай авылында яшәүчеләр авыл исемен Сихтермә итеп үзгәртергә тели. Бу хакта район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Дәүләт Советының Шәһәр төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында белдерде.

Аның әйтүенчә, әлеге мәсьәлә авыл җыелышында каралган. Чарага 196 кешедән 101е килеп, барысы да атаманы үзгәртүне хуплап тавыш биргән. Шуннан соң Иске Хурада авыл җирлеге советы утырышында депутатлар бу җәһәттән уңай карар кабул иткән. Билалов әйтүенчә, авыл исеме моңа кадәр дә берничә тапкыр үзгәртелгән булган инде. Соңгы тапкыр – 2005 елда.

Район хакимияте башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, авыл исемен алыштыруга (мәсәлән, табличкаларны үзгәртүгә) бюджет акчасын тотмаячаклар. Бу максатка күздә тотылган чыгымнарны “Звениговский” авыл хуҗалыгы производствосы кооперативы директоры Иван Казанков каплаячак. Шул ук вакытта комитет депутатларын, авылда яшәүчеләр документларын яңадан рәсмиләштерү мәшәкатенә ничегрәк карый, дигән сорау кызыксындырды.

Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, халыкның фикерен белү максатында гавами тыңлаулар оештыру өчен эш төркеме булдырылырга тиеш. Ягъни авылда узган җыелышны шушы эш төркеменең раславы кирәк. Альберт Хәбибуллин 24 июньдә авылда депутатлар катнашында гавами тыңлаулар үткәреләчәген белдерде.


Фикер өстәү