Көненә 300 пар оекбаш бәйләүче Рамил Гарифуллин: «Авыр эш түгел, җаен белгәч, тиз башкарам»

Егет кешегә җитмеш түгел, йөз җитмеш һөнәр дә аз. Кукмара районының Аш-Буҗи авылында яшәүче Рамил Гарифуллин әнә шулай ди. Авылдашлары, Рамил оекбаш бәйли, дигәч, баштарак аптырап киттек. Күз алдына төргәк-төргәк җепләр, зур энәләр килеп басты. Баксаң, хәзер инде энә белән бәйләп утыручы калмаган икән.  «Кукмара ноские» ничек барлыкка килгән соң? Без Рамилнең үзе белән сөйләштек.

–  Элек күп итеп мал тоттык. Әни белән икәү генә торабыз без. Мал тотар өчен кеше күп кирәк. Печәнен әзерлисе, көтүен көтәсе. Әни дә әкренләп олыгая. Уйлаштык та, малларны сатып, оекбаш бәйли торган машиналар алдык. Аларны куяр урын да бар. Яңасын салгач, иске өйне сүтмәгән идек. Аларны шунда көйләп куйдык, – ди Рамил. – Машина белән оекбаш бәйләгәнне телевизордан гына күреп калганым бар иде. Ялгыша-ялгыша булса да, бәйләргә өйрәндем. Дөресрәге, машиналарга җепне әзерләп куясың да, калганын үзе эшли. Берничә минут эчендә, башын ачык калдырып, оекбашны бәйләп тә чыгара. Аннары шуны икенче машинага кертеп, матур итеп тегеп куям. Оекбаш кыяфәте керә. Ахырдан үтүкли торган җиһазым да бар. Авыр эш түгел, җаен белгәч, тиз генә башкарам.

Рамил җепләрне читтән кайтарта икән. Санкцияләр комачау итмәгән үзенә. Киресенчә, доллар бәясе төшкәндә, чималны арзанга эләктереп калган.

– Төрле чаклар була инде. Бизнеста шулай инде ул, кайчак табышы булып куя, кайчак югалтасың.   Әмма күңел төшереп утырган юк. Кибетләр белән сөйләшеп, алар сатып бирә. Акмаса да, тама. Акчасыз утырганыбыз юк, – ди ул. – Әле менә быел суган утырта башладык. Бу эштә без әле өйрәнчек кенә. Авылдашларның күбесе суган үстереп акча эшли, тәҗрибәләре дә күп. Алардан калышмаска иде инде исәп.

Ә оекбашларга килгәндә, Рамил эш арасында гына булса  да, көненә 300 пар оекбаш бәйли икән. Киләчәктә бу эшен тагын да җәелдермәкче әле ул. Алучылар гына булсын!

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү