1851 елда төзелгән Роспотребнадзор идарәсе бинасы яңартылачак

Казанда Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе бинасына капиталь ремонт ясалачак. Ул 1851 елда төзелгән. Бу җәһәттән тендер дәүләт сатып алулар сайтына урнаштырылган.

Роспотребнадзор идарәсе бинасы Зур Кызыл урамы, 30 йортта урнашкан. Тупицын йорты буларак та мәгълүм бина бу.

Бик күптәннән ремонт күрмәгән борынгы бинаның фасадын, түбәсен, вентиляция, җылыту, эчке суүткәргеч һәм канализация системаларын яңарту, шулай ук видеокүзәтү урнаштыру күздә тотыла. Подрядчы шулай ук бинаның тирә-ягын да тәртипкә китерәчәк.

Заказчы – Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе. Төзекләндерү эшләре 1 декабрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.


Фикер өстәү