Татарстан мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча лидер-төбәкләр исәбенә кергән

Бүген “Бердәм Россия” партиясе мәйданчыгында быел мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга башлангыч йомгак ясалган. Видеоэлемтә режимындагы киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан.

“Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта 1384 мәктәптә капиталь ремонт төгәлләнгән. Ел азагына 1765 мәктәпне файдалануга тапшыру күздә тотыла. Шуның 1535ендә капиталь төзекләндерү эшләре – федераль бюджет акчасына, 230ында – төбәкләр акчасына гына башкарылган.

Агымдагы елда төбәкләрнең яртысыннан артыграгы мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы (аны “Бердәм Россия” Мәгърифәт министрлыгы белән берлектә тормышка ашыра) буенча планны 90 проценттан күбрәккә яки тулысынча үтәгән. “Отличникларны атап үтәм. Болар – Вологда, Магадан, Мурманск, Саратов, Сахалин өлкәләре, Адыгея, Ингушетия, Мари Эл, Мордовия, Татарстан, Тыва, Чечня республикалары, Санкт-Петербург. Бу төбәкләрдә быелга планлаштырылган барлык ремонт эшләре төгәлләнгән. Шундый матур нәтиҗә өчен губернаторларга һәм төбәкләр командаларына рәхмәт белдерәм”, – дип билгеләп үткән Андрей Турчак. Мәгърифәт министры Сергей Кравцов, үз чиратында, Татарстанны мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча лидер-төбәкләр исемлегендә атап үткән.

Татарстанда “Яңа мәктәп” партия проекты иҗтимагый советы рәисе, мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова әйтүенчә, республикада 2022 елдан бирле капиталь төзекләндерү программасы кысасында 98 мәктәп ремонтланган. Быел бу максатка 4 миллиард сум тотылган, 31 бина төзекләндерелгән.
Фәрит Мөхәммәтшин, киңәшмәгә йомгак ясап, республикада мәгариф оешмаларын капиталь төзекләндерүгә зур игътибар бирелүен, ә партиянең төбәк бүлеге программаны тормышка ашыру мәсьәләсен даими контрольдә тотуын басым ясап әйткән.


Фикер өстәү