Гөмбәле тутырган тавык пешерү ЫСУЛЫ

Мәдинә Хисаметдинова рецепты

Кирәк булачак: 1 тавык түшкәсе, уртача зурлыктагы 7–10 шампиньон гөмбәсе, 200 г кореяча кишер, 2 теш сарымсак, 2 аш кашыгы майонез, 1 бәйләм петрушка, тәменчә тоз.

Тавыкны юып, кәгазь сөлге белән киптерәбез. Эчен-тышын тоз белән ышкыйбыз. Шампиньонны юып чистартабыз һәм турыйбыз.

Тирән эчле савытка гөмбә, кореяча кишер һәм петрушканы (ваклап турап) салып болгатабыз. Катнашманы тавык эченә тутырабыз. Аерым савытта сарымсак (изеп) белән майонезны болгатабыз да шуны тавык өстенә тигез итеп сылыйбыз.

Табага пергамент җәеп, тавыкны түшен аска каратып урнаштырабыз. 200 градуска җылытылган мичтә 1–1,5 сәгать пешерәбез.

Бераз суынгач, тавыкны тәлинкәгә күчереп, салат яфраклары һәм яшелчә белән табынга куябыз.


Фикер өстәү