“Ватаным Татарстан”га 13% ташлама белән язылып, бүләк отыгыз!

“Ватаным Татарстан” газетасына ташламалы бәядән язылу башланды. 14 декабрьгә кадәр яраткан газетагызга 13 % ташлама белән язылып булачак.

Язылу квитанцияләрен җибәрүчеләр бу юлы өч куянның койрыгын берьюлы тотачак! Чөнки алар ташлама белән язылудан тыш, автомат рәвештә ике акциядә катнашып бүләк ота алачак.

✅Беренчесе – “Анта саен бер бүләк” акцияcе. Аның кысаларында без атна саен язылучыларыбыз арасында бер бүләк уйнатабыз.

✅Икенчесе – гыйнвар аенда йомгак ясалачак зур бүләкләр акциясе. Анысында тузан суырткыч, кыска дулкынлы мич, иттарткыч, мультипекарь һәм үтүк оту мөмкинлеге бар.

Газеталы да, бүләкле дә буласыгыз килсә, язылылырга ашыгыгыз! Якыннарыгызга Яңа елга «Ватаным Татарстан»ны бүләк итсәгез, бер дә оттырмассыз.

2024 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу бәяләре:

📭П2435 индексы буенча (атнага бер килә) – 497 сум 34 тиен

📭П2409 индексы буенча (атнага өч килә) – 1086 сум 18 тиен.

Квитанцияләрне түбәндәге адресларга юллый аласыз:

📱1. «Ватсап»тан 89179270040 номерына

📩2. Почта аша 420097, Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт, «ВТ» газетасы редакциясе адресына

🔍3. Электрон адреска – info@vatantat.ru.


Фикер өстәү