Танылган баянчылар белән баянга гашыйклар бер сәхнәдә чыгыш ясады

Фойедан ук башланып киткән концертта булганыгыз бармы? Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Эх, гармуннар уйный белсәм!..» дип аталган тамаша нәкъ менә шундый  иде. Анда танылган баянчылар да, баянга гашыйк сабыйлар да чыгыш ясады.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, музыкант, гармунда өздереп уйнаучы Римма Сафина  концертка килүчеләрне дәртле гармун аһәңнәре белән каршы алды. Тамашачы рәхәтләнеп җырлап, биеп, залга күтәренке кәеф белән үтте.

 Концерт Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан башкаруында «Уйна, гармун, уйна» (Р.Тимирова сүз., Р.Тимербаев көе) җыры белән башланып китте. «Күп кеше,  кара мунчада гармун уйнарга өйрәндем ди, мин исә туган авылымда капка төбендә уйный башладым, чөнки авылыбызда гармун тавышы бер дә тынмый иде», ؘ– дип хәтер яңартты җырчы-музыкант. Ул танылган  композитор Ганс Сәйфуллинны искә алып, аның Гөлшат Зәйнашева сүзләренә иҗат ителгән «Акбүз атым» җырын башкарды. Тамашачы Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзовны да яратып каршы алды.

 Виртуоз музыкант, Татарстанның атказанган артисты Ринат һәм аның улы Ибраһим Вәлиевләр татар халык көйләренә тезмә башкардылар. Ибраһим әтисе белән берсеннән-берсе кечкенә концерт гармуннарында чыгыш ясады. Шулай ук төрле конкурслар лауреаты Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисованың талантлы уллары – Камил Баһ та төрле концерт гармуннарында уйнап, тамашачыны үзенә гашыйк итте. Аның артыннан чыгыш ясаган  Илназ Баһ: «Улыма кадәр сәхнәгә чыгасым калган, мине болай ук алкышламаслар инде», – дип  шаяртып алды. Шулай ук  алты яшьлек иң кечкенә башкаручы Галиәскәр Закировның гармун уйнап җырлавын да тамашачы алкышларга күмде. Әйе, шундый яшь талантларыбыз булу чыннан да күңелне шатландыра. Аларның шундый мәртәбәле концертларда чыгыш ясаулары  үзләренә дә зур дәрәҗә, әлбәттә.

 Талантлы баянчы-аккомпаниаторлар Айнур Моратов, Илфир Искәндәров, Әлфис Галиуллинның да баянда уйнап җырлавын җыр сөючеләр яратып кабул итте.

Озак еллар дәвамында тальян,  баянда уйнап җырлаган, күп кенә онытылган татар җырларына яңа сулыш өреп, аларны  тыңлаучыга җиткергән һәм халык мәхәббәтен яулаган сәнгать остасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов үзе җитәкләгән Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле музыкантлары белән  чыгыш ясады әлеге концертта. Шулай ук ансамбль музыкантлары белән башкарган «Бирәзә авылы көе» беренче тапкыр яңгырады. Ә инде аның башкаруында Равил Фәйзуллинның «Тәрәзә…» шигыре яңгырагач, күп кенә тамашачыларның күзләрендә яшьләр күренде. 

Шулай ук тагын бер фольклор музыкасы коллективы – Ижевск шәһәреннән килгән «Айкай» удмурт ансамбле  чыгышы да концертка ямь өстәде.

Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазинны да тамашачы юксынган булган. Үзе иҗат иткән һәм  халык күңеленә кергән «Бер генә минутка» (Динә Камалетдинова сүз.), «Синнән дә кала ул дөнья» (Эльмира Җәлилова сүз.) җырларын башкарганда  бик күбесе аңа кушылып җырлап утырды.

 Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнара Габидуллина уйнаган баянга кушылып, җырчы «Яран гөл» (Сәүбән Чуганаев көе, Резидә Вәлиева сүз.) җырын башкарды. Бу урында концертны  алып баручы Зөлфәт Зиннуров халкыбыз көйләрен сәхнәдә яңгыраткан, күп кенә җырчыларга аккомпаниатор булган хатын-кыз баянчы-гармунчыларыбыз турында искә алды. Әйе, заманында  Рокыя Ибраһимованың чыгышын  тамашачы көчле алкышларга күмгән, талантлы гармунчылар Флера Хөрмәтова, Люция Камалова  уйнаган бию көйләре бүген дә бәйрәм-мәҗлесләрнең күрке булып тора. Сәхнә экраны аша татар музыка сәнгатенә зур өлеш керткән, Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган күренекле гармунчы-баянчыларның фоторәсемнәрен дә күздән кичереп искә алдык. Алар турында мәгълүмат тупланган фотокүргәзмә фойеда да тәкъдим ителде.

Татарстанның халык артисты Вил Усманов башкаруында  яңгыраган  «Шахта», үзе иҗат иткән «Яныңа үзем барам» (Зәки Нури сүз.), популяр «Ак чәчәкләр» (А.Әхмәтвәлива сүз.) җырларын башкарганда тамашачылар кушылып җырладылар.

Концерт азагында барлык баянчылар башкаруында бию көйләре яңгыраганда, түзә алмыйча, торып биеп китүчеләр дә булды. Әйе, күңелләрне җилкендереп яңгыраган гармун моңнарына биеми яки җырламый түзеп буламыни?! Чөнки шул моңнар  яшәргә, яшьнәргә көч бирә. «Болай булгач, яшибез әле!» – дип канатланып, яшьлекләрен искә төшереп, яшәргә өмет, рухи азык алып киттеләр тамашачылар бу концерттан. Алга таба да шундый концертлар оештырылып, гармун моңнары белән илһамланып яшәргә язсын!                                  

  Алсу Хәкимова


Фикер өстәү