Татар телендә җырлаучы Кытай композиторы, керәшен көе һәм башкалар: “Яңа татар җыры-2” бәйгесенең гала-концерты узды

Казанның “Пирамида” концертлар залында Ваһапов фестивале оештырган “Яңа татар җыры-2” конкурсының гала-концерты узды. 242 җыр арасыннан иң-иңнәре сайлап алынып, премиягә лаек дип табылды. Җиңүчеләрне “Иң яхшы татар җыры” һәм “Иң яхшы балалар җыры” номинацияләре буенча бүләкләделәр.

Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды татар җыры сәнгатендә яңа офыклар ачуны дәвам итә. Шагыйрьләрне, композиторларны, җырчыларны берләштерә торган “Яңа татар җыры” бәйгесе быел икенче тапкыр узды. Аның максаты – татар эстрадасын камилләштерү, татар җырчыларының репертуарын баету, яңа заман авторларын таныту, киләчәк буыннарга сыйфатлы иҗади мирас калдыру. Бәйге Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Гомуми приз фонды – 2 миллион 300 мең сум.

“Җырлар саны азрак, әмма сыйфаты югарырак”

2020 елда тәүге “Яңа татар җыры” бәйгесенә 340 җыр килгән булса, быел 242 җыр килеп ирешкән. Күпкә азрак булса да, җырларның сыйфаты югарырак, ди оештыручылар. Бәйгенең географиясе дә киңәеп бара. Катнашучылар арасында Татарстан гына түгел, ә татарлар күпләп яши торган башка төбәкләр, шул исәптән АКШ, Италия, Швеция, Кытай һәм Казахстан вәкилләре дә бар. Кичәне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ачып җибәрде.

– Иҗади эш ул даими эзләнүдә булырга тиеш. Моң дигән төшенчә тормыш авырлыгы, ялгызлык, сагыну, юксыну хисләре белән бергә туа. Бүгенге тормышта моң булдыру бик үк җиңел эш түгел. Мондый ярышлар, бәйгеләр дәвамлы булсын иде. Һәрчак шундый эзләнүдә булганда гына матурлыкның камиллегенә ирешәчәкбез, — диде ул.

“Яңа татар җыры”ның махсус премиясендә җиңү яулаган җырлар белән танышыйк. Хәер, бу җырларның берничәсе белән без инде таныш. Искиткеч моң иясе Азат Нургалиев башкаруындагы узган елны махсус премиясе лауреаты булган “Торналар авазы” җыры (авторлары – Инсаф Хәбибуллин һәм Фәнәвис Дәүләтбаев) күпләрнең күңелен яулаган иде. Быел да әлеге номинациядә лауреат булды. Узган елны “Иң яхшы аранжировка” номинациясендә 3 урын яулаган Азат Абитов башкаруындагы “Гомер буе сине көтәм” җыры (авторлары – Мирхәт Гайсин, Венер Фәттәхов) да махсус премиягә ия булды.

Яңа җырларга килгәндә, ихлас, эчтәлекле җырлар күп иде бу кичәдә. Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләренә, Чулпан Зиннәтуллина көе, Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында “Сез бергә түгелмени?” җырлары нәкъ шундыйлардан. Раяз Фасыйхов башкаруындагы “Бер җылы сүз” (авторлары – Алисә Хисмәтуллина, Радик Шәрәфиев) җыры күңелнең иң нечкә кылларына кагылды. Гөлнара Әюпова сүзләренә, Марат Галимов көе һәм башкаруындагы “Ялгыз бер үзем” җыры да тамашачыларны битараф калдырмагандыр. “Яратам” җырын (авторлары – Гөлүзә Зиатдинова, Ленар Шәех) беренче булып Айгөл Бариева башкарды, “Әткәемнең куллары” (авторлары – Илгизәр Исламов, Вәсим Вахитов) җыры белән Азат Тимершәех таныштырды, “Ак томаннар” (авторлары – Эльвира Гыйматдинова, Гөлчирә Ибәтуллина) җырын көй авторы Эльвира Гыйматдинова үзе тәкъдим итте. Шулай ук, гала-концертта Кытай композиторы Сур Дон иҗат иткән “Яңа ел белән” җырын (Сур Дон көе, Шәмсия Җиһангирова сүзләре) да видеоязма аша тыңладык. Махсус премиягә ия булган авторлар дипломнар һәм 50 000 сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.

Узган ел нәтиҗәләре буенча беренче урынга “Татар алга!” җыры лаек булган иде. Милләтебезгә, ватаныбызга багышланган җырлар репертуары баеп тора.  Быел “Тамырыңны бел, татар” (авторлары – Шәмсия Җиһангирова, Базарбай Бикчәнтәев) җырын Базарбай Бикчәнтәев, ә дәртле “Татарстан” (авторы – Артем Пискунов) җырын Артем Пискунов тәкъдим итте. Күңелне кузгатырлык, һәр сүзен йөрәккә үтеп керерлек итеп башкарды алар бу җырларны. “Иң яхшы татар җыры” номинациясендә “Татарстан” җыры 3 урынга, “Тамырыңны бел, татар” җыры 2 урынга лаек булды.

Татар гына түгел, керәшен көе мотивлары чагылган җыр да яңгырады әлеге кичәдә. 3 урынга лаек булган “Язмышлар бураннары” җырын (авторы – Тәслимә Низами-Шәрәфетдинова) керәшен кызы Татьяна Ефремова башкарды.

Балалар өчен җыр язган авторларның да иҗат җимешләре белән таныштык. Узган ел балалар ата каз турында җырлаган булса, быел туган тел һәм татар сөлгесе турында җырладылар. 3 нче урынга Венер Закиров сүзләренә, Альбина Имаева көенә язылган “Чибәр кыз”, 2 нче урынга “Татар сөлгесе” җыры (авторлары – Гөлүсә Батталова, Риваль Хисмәтуллин) лаек булды. 1 урынны исә Ленар Шәех сүзләренә, Риф Гатауллин көенә язылган “Туган телем” җыры яулады.

“Җыр татарны яшәтте, яшәтә һәм яшәтәчәк”

Бәйгенең иң көткән һәм дулкынландыргыч мизгеле. “Иң яхшы татар җыры” дип классик шагыйребез Илдар Юзеев сүзләренә Ризван Хәкимов көй язган “Сабырлык” җыры һәм “Әтигә” (авторлары – Алсинә Сәләхова, Азат Хәлимов) җырлары табылды. Җиңүче авторлар дипломнар һәм 200 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.

Кичәнең ахырында җиңүчеләрне Ваһапов фонды җитәкчесе, бәйгенең генераль продюсеры Рифат Фәттәхов котлады һәм рәхмәт сүзләрен әйтте.

– Ел буе барган затлы, матур тамашаны оештыруда безгә иң олуг ярдәм күрсәткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәтләремне җиткерәм. Җырның әһәмияте бик зур. Татар халкы гомер-гомердән җырлап яшәгән. Нинди генә авыр чор булмасын, татар җырдан аерылмаган. Җыр татарны яшәтте, яшәтә һәм яшәтәчәк, — диде ул.

“Иң яхшы татар җыры” номинациясе

III урын

“Җирсү” авторлары – Илһам Байтирәк, Рәмис Аймәт.

“Татарстан” авторы – Артем Пискунов .

“Бәхет утравы” авторлары – Илнур Ганиев, Сания Әхмәтҗанова.

“Йолдыз атылганда” авторлары – Наилә Шөгаепова.

“Язмышлар бураннары” авторы – Тәслимә Низами-Шәрәфетдинова.

“Күзләр” авторы – Рамил Курамшин.

II урын

“Пар күлләр” авторлары – Роза Якупова, Дилә Булгакова.

“Сахраларга ялгыз юлга чыкмыйм” авторлары – Илгиз Закиров, Ренат Мөслимов.

“Сандугачым” авторлары – Инсаф Хәбибуллин, Фәнәвис Дәүләтбаев.

“Тамырыңны бел, татар” авторлары – Базарбай Бикчәнтәев, Шәмсия Җиһангирова.

I урын

“Әтигә” авторлары – Азат Хәлимов, Алсинә Сәләхова.

“Сабырлык” авторлары – Ризван Хәкимов, Илдар Юзеев.

                                                                                                Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү