Россия-Украина сөйләшүләренең өченче раунды башланды

«Беловежская роща» паркында Россия һәм Украина сөйләшүләренең өченче раунды башланды.

Элегрәк Украина Президенты офисы киңәшчесе хәбәр иткәнчә, сөйләшүләр Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башланырга тиеш иде. Бу хакта Россиянең Беларуссиядәге илчелегенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Беренче Россия-Украина сөйләшүләре 28 февральдә Белоруссиянең Гомель өлкәсендә узды, икенче очрашу «Беловежская роща» паркында узды. Икенче раунд кысаларында алар тыныч халыкны эвакуацияләү өчен гуманитар коридорлар булдыру турында килеште.


Фикер өстәү