Күпләп лалә чәчәкләре үстерүчеләр: “8 Мартка августта ук әзерләнә башлыйбыз”

Язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көненә кадәр санаулы сәгатьләр калып бара. Лалә чәчкәләре сатучыларның исә урак өсте ахырына якынлашып килә. Вакытлары бик тыгыз, шулай да, әлеге чәчәкләрне күпләп үстерүче гаилә белән танышырга җай чыкты.

Матурлык яратучы гаилә белән Ангелина Баландина таныштырды. Ул бу “бизнес”та сату-алу эшләре өчен җаваплы икән.

– Бу – гаиләбезнең уртак эше. Мин, мәсәлән, сату-алу эшләрен алып барам, әти – финанс мәсьәләләре өчен җаваплы. Әле чәчәкләрне карап, тәрбияләп торырга, якын шәһәрләргә ташырга кирәк. Кыскасы, командабыз зур, берәү дә эшсез тормый, – дип сөйләде ул безгә.

Быел алар 300 мең төп лалә утырткан. “Без берьюлы берничә шәһәрдәге чәчәк кибетләре белән эшлибез, 300 мең – бу өлкә өчен аз әле ул. Ижау шәһәрендә абыебызның зур гына ике теплицасы бар. Чәчкәләрне Казаннан тыш, Йошкар-Ола, Төмән һәм башка якын тирәдәге шәһәрләргә илтәбез”, – дип, таныштыруын дәвам итте.

8 Март алды – алар өчен урак өсте кызган чор. Сезонлы эш булса да, бәйрәмгә алар август, сентябрь айларында ук әзерләнә башлыйлар икән. “Голандия суганчаларын җәй ахырында ук сатып алабыз. Октябрь-ноябрьдә кайтып җитә алар. Декабрь башында исә суганчаларны җиргә утыртабыз”.

Быел лалә чәчәкләренең бәяләре “тешли торган”, дип зарланучылар күп булды. Сәбәбен әңгәмәдәшебездән сорадык. “Суганчалар аз кайтты быел. Безнең дә чәчәкләр ике мәртәбә күбрәк булырга тиеш иде, ни сәбәпледер, тиешле санда кайтмадылар. Шуңа да бәяләр “сикерде”. Сатып алганда 25-30 сум торган суганчалар, кибетләргә барып җиткәч, 100-150 сумга әйләнде дә куйды. Әмма без лаләләрне 40-50 сумнан да арттырып сатмадык. Ел саен бер төрле кибетләр белән тырышабыз, безнең өчен сатып алучыларыбыз мөһимрәк”, – диде ул.

Төсенә карап ал

Сары, кызыл, ак, шәмәхә төстәге чәчәкләр – иң популяры, ди Ангелина. Үзләре дә шундый төсләргә өстенлек бирәләр икән. “Ләкин күпләп сатыла торган төсләр ел саен үзгәреп тора. Әйтик, элегрәк, сары лаләләр – сагыш билгесе, дигән ышану бар иде. Хәзер исә аны бик яратып алалар. Гомумән, сары һәм кызыл лаләләр – иң матурлары. Алар башкаларга караганда озынрак та була. Һәм, әлбәттә, ак төстәгеләрне дә яратып алалар. Яз символы бит алар”, – ди ул.

Лалә чәчкәләре матур гына түгел, шактый көйсез дә икән. Артык җылы һава да ярамый, суыгы да. Чәчәкләр өйдә озаграк торсын өчен, Ангелина әле ачыла да башламаганнарын сатып алырга куша. “Күпләр, матурлыгына сокланып, ачылып беткән лаләләр ала. Ике-өч көннән коела да бетә шул алар. Ачылырга өлгермәгәннәрен читләтеп узмагыз – өегезне озаграк ямьләндереп торачак алар. Һәм, әлбәттә, җил тидерми генә алып кайтып, алып кайту белән салкын суга куярга онытмагыз”.


Фикер өстәү