СИБУР Түбән Камада медицина комплексы төзиячәк

Түбән Камада «Түбән Кама нефтехим» оешмасы хезмәткәрләре ял итә торган «Корабельная роща» шифаханәсен дүрт-биш йолдызлы стандартка җиткерү планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин хәбәр итте.

«СИБУР медицина инфраструктурасына бик җитди инвестицияләр кертергә планлаштыра. Инвестицияләр күләме 1 млрд сумнан артык булачак. „Корабельная роща» санаторий-профилакториенда сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән инфраструктураны модернизацияләү һәм дүрт-биш йолдызлы стандарттагы кунакханә ачу турында карар кабул ителде.

Бу инде югары комфортлы санаторий гына түгел — ул „Юность» һәм „Олимпиец» лагерьлары территориясе белән бәйле база булачак. Әлегә яңа концепт-план төзелә, ул әлеге зур территорияне колачлаячак, медицина реабилитациясе, сәламәтләндерү, шәһәр халкының һәм балаларның профилактикасы белән бәйле», — диде спикер.

Түбән Камада Химик көнен бәйрәм итү вакытында СИБУРның ниятләре турында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр иттеләр.

«Корабельная роща» профилакторие 1984 елда Түбән Кама янындагы иң матур урыннарның берсендә — Кама ярындагы ылыслы урманлыкта төзелгән. Бу вакыт эчендә анда йөз меңнән артык кеше — «Түбән Кама нефтехим» хезмәткәрләре, аларның балалары һәм хезмәт ветераннары ял итте.

 


Фикер өстәү