Россиядә җанисәп алу йомгаклары буенча тагын дүрт “миллионер” шәһәр пәйда булган

Росстат Бөтенроссия халык санын алуга йомгак ясаган. Аннан күренгәнчә, Краснодар, Красноярск, Пермь һәм Воронеж шәһәрләрендә яшәүчеләр саны 1әр миллионнан артып киткән.

Димәк, Россиядә тагын дүрт яңа “миллионер” шәһәр пәйда булган. Шулай итеп, алар инде әллә кайчан “миллионер”га әйләнгән 12 шәһәр: Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Казан, Түбән Новгород, Чиләбе, Самара, Уфа, Ростов-Дон, Омск һәм Волгоградтан торган исемлекне озайткан. Бу шәһәрләр округларында ил халкының дүрттән бер өлеше чамасы – 35,7 кеше яши.

Шулай ук 11 ел эчендә Россиядә яшәүчеләр санының 2 миллион кешегә артуы исәпләп чыгарылган. Халык санын алуның башлану көненә – 2021 елның 1 октябренә илдә барлыгы 147,2 миллион кеше яшәгән.
Моннан тыш Россиянең 28 төбәгендә халык саны арту, калганнарында – кимү билгеләнгән. Бигрәк тә Мәскәү төбәгендә, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә, Шулай ук Кубаньда яшәүчеләр ишәйгән.


Фикер өстәү