Ил тарихында беренче тапкыр цифрлы җанисәп алу башланды

Ул 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бөтенроссия халык санын алу башланды. Җанисәп алучылар махсус планшетлар ярдәмендә эшлиячәк. Әмма бу чарада мөстәкыйль дә катнашырга мөмкин. Өйдән чыкмыйча, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша гына да үзеңне “исәпләтергә” мөмкин.

ВЦИОМ мәгълүматларына караганда, Россиядә яшәүчеләрнең 43 проценты җанисәп алучылар ярдәменнән файдалануга исәп тота. “Росстат” җитәкчесе Павел Малков әйтүенчә, чарада яңа технологияләр куллану җанисәп алучылар санын ике тапкыр кыскарту (2010 елда 600 мең булса, быел – 270 мең кеше) мөмкинлеге биргән. Бу хакта “Российская газета” яза.

Дәүләт хезмәтләре порталында җанисәп алу алданрак – 8 ноябрьгә кадәр тәмамланачак. Моннан тыш стационар җанисәп алу участокларында да үзеңнең мәгълүматларыңны калдырырга мөмкин булачак. Россиядә аларның саны – 50 мең чамасы.

Павел Малков әйтүенчә, “Росстат”, халык санын алуда цифрлы технологияләр кулланылу сәбәпле, инде 2022 ел азагына ук Россиядә күпме кешенең яшәве турында төгәл мәгълүматлар белән таныштыра алачак.
Җанисәп алуда 33 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Болар – кешенең яшенә, җенесе, белеме, гаилә статусы, теленә һ.б. кагылышлы сораулар.

Җанисәп алу кәгазен тутырганда, фамилияңне һәм исемеңне күрсәтү мәҗбүри түгел: мәгълүматлар “Росстат”ка исем-фамилия күрсәтелмичә генә җибәреләчәк.


Фикер өстәү