Татарстанда халык санын алуда 485 волонтер ярдәм итәчәк

Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу чорында 45 районда 485 волонтер ярдәм итәчәк. Аларның 311е күпфункцияле үзәкләрдә (МФЦ), калган 74е исә сан алучылар бригадаларында эшләячәк.

Республиканың Мәгълүмати-ресурс үзәге җитәкчесе Айрат Мөбәрәкшин сүзләренә караганда, һәр районда волонтерлар эшен оештыру өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән. “Җаваплы белгечләр дәүләт статистикасы территориаль органы һәм МФЦ вәкилләре белән үз районнарында хезмәттәшлек итә”, – диде ул.


Фикер өстәү