3 яшькә кадәрге сабыйлары булган күпбалалы гаиләләргә өстәмә 6 миллиард сум бүлеп биреләчәк

Россия Хөкүмәте 3 яшькә кадәрге сабыйлары булган күпбалалы гаиләләргә өстәмә 6 миллиард сум бүлеп бирәчәк.

Моннан тыш өч яшьтән җиде яшькә кадәрге сабыйлар үстерүче гаиләләргә тагын 28 миллиард сум чамасы акча җибәреләчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергән. Ул шулай ук өченче һәм шуннан соңгы баласы туган гаиләләрнең, сабыйга 3 яшь тулганчы, айлык акчалата түләүгә исәп тота алуларын әйткән. Мишустин фикеренчә, илдә туучылар саны арта, һәм шуңа күрә төбәкләр өстәмә акчага мохтаҗ. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Сүз уңаеннан, узган ай ахырында Россия Хисап палатасы балаларны мәктәпкә әзерләү өчен акчаны һәр ел саен бирергә һәм аны 20 мең сум күләмендә билгеләргә тәкъдим иткән иде.


Фикер өстәү