Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның өстенлекле тармакларында ясалма фәһемнән файдалану бурычын куйды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ясалма фәһемне кертү, электрон сервисларны үстерү һәм мәгълүматларны интеграцияләү нигезендә республиканың өстенлекле тармакларын комплекслы цифрлаштыру бурычын куйды. Бу хакта ул Kazan Digital Week халыкара форумы ачылышында белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Безнең алда ясалма фәһемне кертүгә, электрон сервисларны үстерүгә һәм мәгълүматларны интеграцияләүгә нигезләнгән өстенлекле тармакларны комплекслы цифрлаштыру бурычы тора», - диде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда бу бурычны тормышка ашыру өчен барысы да бар: заманча инфраструктура булдырылган, югары технологияле компанияләр, IT-югары уку йортлары һәм эксперт берләшмәләре эшли.

Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан цифрлы трансформациянең кайбер юнәлешләре буенча алдынгы урыннарда тора. Мисал өчен, электрон дәүләт хезмәтләрен, ясалма фәһемне үстерү, социаль өлкәне цифрлаштыру, киберкуркынычсызлыкны тәэмин итү һәм илебезнең цифрлы чишелешләренә ярдәм итү буенча.

Быел «Kazan Digital Week»та 76 илдән 21,7 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Форум программасы 170тән артык чараны үз эченә ала, ә күргәзмәдә 230дан артык Россия һәм чит ил компанияләре һәм стартаплары үз эшләнмәләрен тәкъдим итә. Форумның төп темаларының берсе – төрле тармакларны үстерү драйверы буларак ясалма фәһемне куллану.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре