Газетага язылу

Фәрид Абдулганиев: «Соңгы 5 елда газлаштыру программасы буенча 37 меңнән артык гариза үтәлгән»

Бүген Нурлат районында Кара Күл авылында яшәүчеләрнең йортларын газ челтәренә тоташтырдылар. Биредә яшәүче 32 гаилә өчен бу – күптән көтелгән вакыйга иде.

Бәйрәм чарасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев, Дәүләт Советы депутаты, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев катнашты.

«Бүген Кара Күл авылында – зур бәйрәм, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев. – Нурлат районы актив позициядә тора һәм барлык федераль һәм республика программаларында катнаша. Утыртылган үсентеләр бүген җимеш бирә».

Участоклар чикләренә газ китереп җиткерү торак-коммуналь хуҗалыкны, сәнәгать һәм республиканың башка оешмаларын газлаштыруның төбәк программасы буенча уздырылды. «Газпром трансгаз Казань» Кара Күл  авылындагы яңа микрорайонда өч километрдан артык газ бүлү челтәрен төзеп файдалануга тапшырган.

«Проектлаучылар, төзүчеләр, белгечләр биредә газ үткәрү һәм йортларны «зәңгәр ягулык» белән җылыту өчен бөтен көчләрен куйдылар, 32 йортка газ килде. Бу вакыйга – ил Президенты Владимир Путин кушуы  һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән республика җитәкчелеге тарафыннан алып барыла торган шәхси йортларны һәм социаль инфраструктура объектларын газлаштыру буенча зур эшнең дәвамы. Соңгы 5 елда гына да Татарстанда 50 меңгә якын гариза кабул ителгән, 37 меңнән артыгы үтәлгән инде, – дип белдерде парламент башлыгы. – Республика Рәисе безнең алда авыл халкының яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким булмасын дигән бурыч куйды. Газлаштырып бетерү программасы моңа шактый дәрәҗәдә ярдәм итә».

Төбәк программасы кысаларында 2019 елдан Нурлат районында 443 йорт газ челтәренә тоташтырылган, шуларның 68е – быел. Планда –Юхан һәм Кызыл Юл авылларын, Нурлатның Ипподром микрорайонын һәм Нариман авылын тоташтыру.

«Газлаштырып бетерү программасы ярдәмендә авыл кешеләренең йортларны экологик һәм арзан ягулык белән җылыту мөмкинлеге барлыкка килде. Бу тормышның бөтенләй башка сыйфаты, – диде Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Усманов.  – Нурлат районында газга тоташу күрсәткече бик югары – 96% чамасы. Ел ахырына кадәр без бу күрсәткечне 98% ка җиткерербез дип уйлыйм». 

«Программа гамәлдә булган вакыт эчендә инде мең ярым километр газүткәргеч салынган. Сезнең 3,2 чакрым – бу программа үсешенә лаеклы өлешегез», – дип мөрәҗәгать итте Кара Күл авылы халкына Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев.

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев сүзләренә караганда, Кара Күл авылында газны дистә еллар көткәннәр. «Кыска гына вакыт эчендә сыйфатлы итеп газүткәргечне сузган  газ кертүчеләр  коллективына рәхмәт белдерәм. Биредә киртәләр шактый иде һәм аларны урап узарга кирәк булды.  Бүген кешеләр кышны газ плитәләре һәм газ казаннары белән каршылый», – дип басым Дамир Ишкинеев.

Тантана тәмамланганнан соң, республика парламенты башлыгы Рәхмәтуллиннар гаиләсендә кунакта булды. Фәрид Абдулганиев махсус хәрби операциядә һәлак булган Руслан Рәхмәтуллинның әнисе Гөлсирә Госман кызы белән аралашты. Аның улы контракт буенча Донецк һәм Луганск республикалары территориясендә 2024 елның октябреннән хезмәт иткән. «Бу безнең бөтен авыл өчен истәлекле көн, – диде Гөлсирә Рәхмәтуллина.  – Без бик канәгать. Моңа кадәр һәрвакыт утын әзерли идек. Бу проектны ахырына кадәр җиткергән өчен республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт».

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре