Газетага язылу

Казанда беренче тапкыр Umma Forum халыкара хәләл күргәзмә узачак

6-8 ноябрьдә Казанда беренче тапкыр Umma Forum халыкара хәләл күргәзмә узачак. Быел аны сигезенче тапкыр уздыралар, моңа кадәр Мәскәүдә булган.

Өч көн дәвамында ЦУМда заманча хәләл-трендлар тәкъдим ителәчәк: кием-салым һәм экокосметикадан алып ислам финанслары һәм ИТ-продуктларга кадәр.

– Без бер түбә астына бизнес вәкилләрен һәм хәләл индустрия белән танышырга теләгән, базардагы яңа катнашучылар турында белергә теләгән гади кешеләрне җыябыз. Еш кына бизнес шундый күренешкә тап була: яңа һәм бик шәп продукт чыгара, тик аларны белүче юк, – ди форум директоры Әминә Шабанова.

Әлеге чарада Татарстаннан, Мәскәүдән, Пензадан, Грозныйдан, Ингушетия һәм Дагыстаннан барлыгы 80-90 катнашучы булыр дип планлаштырыла. Әминә Шабанова әйтүенчә, форумның максаты бизнеска сатып алучыларны җәлеп итү генә түгел, ә ислам турында белемнәрне дә тарату.

– Без үз мисалыбызда ислам турында сөйлибез. Мөселман хәләл булмаган әйбер сайлый алмый, ә менә мөселман булмаган кешеләрнең хәләлне сайлавы безнең өчен индустрия формалашуда мөһим этап, – диде ул.

Моннан тыш, форум программасында төрле темаларга багышланган лекторийлар да булачак. Шулай ук кунакларга «Woman in Islam» дип аталган уникаль платформаны тәкъдим итәчәкләр.

Чарада теләгән һәркем катнаша ала, аның өчен форумның рәсми сайтында теркәлергә генә кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре