Татарстан Россиянең иң күп кеше яши торган төбәкләренә кергән

Россиядә иң күп кеше яши торган төбәкләр – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Санкт-Петербург, Свердловск һәм Ростов өлкәләре, Башкортстан, Татарстан. Бөтенроссия халык санын алуның башлангыч йомгаклары шул хакта сөйли. Ил халкының өчтән бер өлеше шушы 8 төбәктә гомер кичерә.

2010 елгы җанисәп алу белән чагыштырганда, халык саны нибары 28 төбәктә генә арткан. Калганнарында – кимегән. Бигрәк тә Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә, Краснодар краенда яшәүчеләр саны ишәйгән.
Илдә даими яшәүчеләрдән тыш, вакытлыча яшәүчеләр (350 мең кеше) дә исәпкә алынган. Мондыйлар Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсе, Приморье крае, Амур өлкәсе һәм Татарстанда барыннан да күбрәк теркәлгән.
Росстат билгеләп үктәнчә, Россиядә шәһәрләшү процессы дәвам иткән: халыкның 75%ы шәһәрләрдә, 25 %ы – авылларда яши. 2010 елда шәһәр һәм авыл хакының нисбәте 74% һәм 25% тәшкил иткән булган.


Фикер өстәү