Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетына халыкка өстәмә ярдәм итү өчен төбәк бюджетыннан кирәкле күләмдә акча әзерләргә кушкан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетына халыкка өстәмә ярдәм итү өчен төбәк бюджетыннан кирәкле күләмдә акча әзерләргә кушкан. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы утырышында өстәмә социаль ярдәм чаралары турында игълан итте. Бу социаль яктан аз якланылган кешеләрнең керемнәрен үстерү мөмкинлеге бирәчәк”. – дип билгеләп үткән Татарстан Президенты. Аның искә төшереп үтүенчә, 1 июньнән эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 10 процентка артачак. Шуңа күрә Пенсия фонды бүлекләренә пенсияләрне тиз генә яңадан исәпләп, халыкка түләргә кирәк булачак. Моннан тыш июньнән яшәү минимумы – 10 процентка, ә 1 июльдән – минималь хезмәт хакы 10 процентка арта.

Шул ук вакытта Татарстан Президенты дәүләт башлыгы карарларын үтәү өчен республика бюджетыннан өстәмә акча таләп ителәчәген дә билгеләп үткән. Шулай ук ул Владимир Путинның төбәкләр хакимиятләренә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә кирәкле барлык социаль ярдәм күрсәтергә чакыруын искәрткән. “Район-шәһәрләр хакимиятләре башлыкларына, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, махсус хәрби операциядә һәлак булган яки яраланган хәрбиләрнең гаиләләренә тиз генә ярдәм итүне контрольдә тотарга кирәк”, – дигән Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү