Рамил Муллин: «Сибур» барыннан да элек хезмәт кешесе өчен уңайлы шартлар тудыра

 «Сибур» компаниясе Түбән Камада ял үзәге төзергә җыена. Хезмәт кешесенә карата мөнәсәбәтне үзгәртүне күздә тота ул. Нефтехимикларның Кара диңгез ярында корпоратив ял итү мөмкинлеге дә барлыкка килгән. Шәһәрдә тагын ниләр үзгәрәчәк?

Район башлыгы Рамил Муллин «Түбән Кама Нефтехим» социаль объектларына бәйле үзгәрешләр турында сөйләде. «Сибур» беренче чиратта медицина инфраструктурасына җитди өлеш кертергә планлаштыра. Бу завод медицинасына да, профилактик медицинага  һәм диспансерлаштыруга да кагыла. 1 млрд сумнан артык акча җиһазлауга, яңартуга, белгечләрне җәлеп итүгә тотылачак. Медицина объектларын яхшырту өчен ныклы база булачак бу. Рамил Муллин белдергәнчә, «Сибур» гамәлгә ашырырга планлаштыра торган социаль проектлар шәһәрнең сәнәгать мәйданчыгы һәм социаль корылмалар буенча вазгыятьне тамырдан үзгәртәчәк. Әлеге инфраструктурага 10 меңнән артык кеше җәлеп ителәчәк. Аларның гаиләләрен дә исәпкә алганда, якынча 30–40 мең кеше дигән сүз.

– Киләчәктә бездә шәһәрдәге сәламәтлек саклау системасы белән уртак система булыр дип өметләнәм. Бу хакта министрлык белән фикер алышачакбыз. Һәрхәлдә, җиһазларны яңарту буенча җитди планнар булуы куандыра, – ди җитәкче.

Түбәнкамалыларны «Корабельная роща» шифаханәсенең киләчәге дә кызыксындыра икән. Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, биредә әлеге оешманы үзгәртеп коруга да бәйле үзгәрешләр көтелә. Бу уңайлыклары күп булган шифаханә булачак. Гомумән, «Сибур» ял үзәге төзергә планлаштыра. Анда «Юность» савыктыру  һәм  «Олимпиец» спорт лагерьлары да керәчәк.

Компания планнарына туклану системасын үзгәртү дә керә. Предприятие тирәсендәге  ашханә мәйданнарын яңартуга зур акча тотылачак. «Сибур»ның  планы – һәркем өчен уңайлы булган һәм сәламәт туклануга юнәлдерелгән эш рестораннары булдыру. Шулай ук көнкүреш биналарыннан алып, санитар бүлмәләргә кадәр предприятиенең башка сервислары системасы да яңартылачак.

– Без һәр очракта да мондый әйберләргә игътибар итмибез. Әмма театр элгечтән башлана. «Сибур» да барыннан да элек хезмәт кешесе өчен уңайлы шартлар тудыра, – ди Рамил Муллин.


Фикер өстәү