Татарстан Фәннәр академиясе Болгар чоры мирасы турындагы ике китап бастырып чыгарды

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Татарстан Фәннәр академиясендә Болгар чоры ташъязма истәлекләрен туплаган «Татар эпиграфиктрадициясе. XIIIXIV йөз Болгар эпиграфикядкәрләре» һәм «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Идел буе Болгар дәүләте язма истәлекләре» китаплары тәкъдим ителде.

Китаплар белән Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәрев таныштырды.

Беренчесе ике өлештән тора. Анда Болгар чорларыннан бүгенгә кадәр сакланып калган ташъязма истәлекләр, кабер ташларының фотолары, текстологик укылышлары, бүгенге сакланышхаләтләре тупланган. Ташъязмалар –  шул чорлардан сакланып калган иң ышанычлы тарихи истәлекләр. Алар безгә шул елларның аһәңен җиткерә. Бу җыентыкларда барлыгы 150гә якын эпиграфикистәлек тупланган, – диде ул.

Илһам Гомәрев әйтүенчә, киңрәк даирәгә ирешсен өчен китаплар рус телендә эшләнгән.

– Бу җыентыкка тупланган әсәрләр оригиналда татар телендә язылган әсәрләр түгел. Гарәпчәдән тәрҗемә ителгәннәре дә бар. Алга таба татар телендә чыгарырга уйлыйбыз. Татар теле һәм әдәбияты әсәрләре, иң беренче чиратта, ана телендә яңгырарга тиеш.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин институт галимнәре архив материалларын өйрәнү аша Болгар чоры язма истәлекләрен заман шартларына туры китереп өйрәнүен әйтте.

– Ата-бабаларыбызның Болгар җирендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулды. Татар халкы, барлык мөселман дөньясы өчен мөһим вакыйга бу. Халкыбызның мәдәнияте һәм сәнгате, халык иҗаты, язма әдәбияты формалашуы турыдан-туры Идел буе Болгар дәүләте, шунда яшәгән ата-бабаларыбызның рухи мирасы белән бәйле. Кызганыч, шул чордагы иҗат ителгән язма ядкарьләренең күбесе төрле сәбәпләр аркасында безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән. Килеп ирешкәннәрен барлау, өйрәнү һәм киләчәк буыннарга тапшыру – галимнәребез алдында торган бурычларның берсе, – ди институт директоры.

«Татар эпиграфик традициясе. XIIIXIV йөз Болгар эпиграфик ядкәрләре» китабында борынгы Болгар шәһәре җирлегендә сакланган ташлар турында да мәгълүмат тупланган.

– Кабер таш язмалары – бик кадерле тарихи чыганак. Ул безнең халкыбызның борынгы чордан башлап бүгенгә кадәр барган өзлексез традицияләрен саклый. Әдәбият, кабер ташы язмалары, һәйкәлләр – боларның барысы да синкретик характер йөртә. Бер үк әсәрдә фәнне дә, географияне дә, календарьны да табарга мөмкин дигән сүз бу. Ул шул вакыттагы җәмгыятьне, шул чор кешеләренең үзара мөнәсәбәтләрен, рухи дөньяларын ача, – ди Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Гамирҗан Дәүләтшин.

                                                                                                     Ләйсән Сафина


Фикер өстәү